Ата-ана “бурычын” үтәүне мәҗбүр итәргә туры килә
Район халыкны социаль яклау бүлегендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтте. Социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге белгечләре һәм суд приставлары алимент түләүдән читләшүче ата-аналы балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтте.
Әти-әнисе алимент түләмәү сәбәпле балигъ булмаган балалар гына зыян күрми шул. Гаилә таркалганда төрле яшьтәге балалар рухи һәм матди кыенлыклар кичерә. Мәсәлән, белгечләрдән киңәш сорап кызына унсигез яшь тулган ана килгән иде. Кыз мәктәпне тәмамлаган һәм түләүле уку йортына укырга кергән. Ә бит кулында тагын кечкенә баласы булган ялгыз ана өчен, баланы түләп укыту җиңел эш түгел. Бу очракта белгечләр аңа әлеге мәсьәләне тыныч юл белән хәл итү өчен кызның әтисе белән кабат сөйләшеп карарга, һәм аңа үзенең студент кызына алга таба да матди ярдәм күрсәтүен дәвам итүен сорарга киңәш иттеләр. Һич югында әлеге хатын-кызга судка дәгъва гаризасы язуда ярдәм итәчәкләр.
Питрәчнең ваемсыз әти-әниләренең үз балаларына алимент буенча 10 миллион 967 мең сум бурычлары бар. Алимент түләмәүчеләрнең 70 проценты - ир-атлар, үз балаларына бурычлы булган әниләр дә бар. Иң авыр очраклар - атаның да, ананың да үз баласына матди ярдәм күрсәтмәве.
Кызганыч, бүгенге көндәге статистикадан күренгәнчә, күпчелек очракта ир-атлар хатыннары белән аерылышкач, балаларына да ярдәм итүдән туктый, хәтта балалары турында кызыксынмый да башлыйлар. Аерылышканнан соң балаларга алимент түләгәч, шул җиткән дип уйлаучы әтиләр дә бар. Әлбәттә, әтиләрнең аталык бурычын үтәү йөзеннән алимент түләүләре яхшы күренеш. Әмма, һәркем дә алай уйламый шул.
- Бүгенге көндә районда алиментлар түләтү буенча 131 башкару эше үтәлә, аларның 34ен без башка районнарга юнәлттек, чөнки бу түләмәүчеләр бездә яшәми. 60 кешенең алимент суммасы эш хакыннан тотып калына, алимент түләүдән качып йөргән 44 кешене эзлиләр, 5 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Суд приставлары хезмәте даими рәвештә рейдларга да чыга, башкарма комитет белән берлектә без инде Пановка, Ленино-Кокушкино, Шигали һәм Татар Тау Иле авыл җирлекләрендә булдык, - диде бүлек башлыгы - район суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы Илзирә Зарипова.
- Бүгенге көндә алимент түләмәү проблемасы барлык структураларны да борчый, шуңа күрә төрле юнәлештәге берничә белгеч белән уртак кабул итү оештырылды. Әлеге чараның максаты - әти-әниләргә ярдәм күрсәтү, мисал өчен, аларга ничек итеп гариза язарга, нинди документлар җыярга кирәклеген аңлату, - ди район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева.
Алимент түләмәгән өчен закон тарафыннан җәзага тарту каралган. Бурычлы чит илгә чыга алмый. Аны махсус хокукка ия булуда, мәсәлән, транспорт йөртүдә чикләргә мөмкиннәр. Суд приставлары бурыч хисабына кертеп исәпләү өчен аның милкен арестка алырга хокуклы, шулай ук җинаять эшләре дә кузгатылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia