Ата-аналарга яңа туган бала өчен СНИЛС сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми
Бу хакта Питрәч районындагы социаль Фонд бүлекчәсе клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шлыкова хәбәр итте.
Фото: «Татар-информ»
– Озакламый беренче баламны табам, документларны рәсмиләштерү турында борчылам. Балага СНИЛС алу өчен миңа кая мөрәҗәгать итәргә кирәк? – шундый сорау белән редакциягә Питрәч авылында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте.
Аңа Питрәч районындагы социаль Фонд бүлекчәсе клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Ирина Шлыкова җавап бирде.
– 2025 елда яңа туган балалар өчен шәхси лицевой счетның (СНИЛС) иминият номерларын проактив режимда рәсмиләштерә башладык. Димәк, ата-аналарга үз балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми. Документ турындагы мәгълүмат автомат рәвештә дәүләт хезмәтләре порталындагы ананың шәхси кабинетына баланың тууы турындагы мәгълүматлар ЗАГСтан Россия социаль фонды системасына кергәннән соң ук җибәрелә.
Әгәр дә ананың дәүләт хезмәтләрендә расланган учет язмасы булмаса яки уллыкка алынган балага СНИЛС рәсмиләштерелсә, безнең клиент хезмәтенә (Питрәч авылы, Советская урамы, 32 нче йорт адресы буенча) яки күп функцияле үзәккә паспорт һәм туу турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турындагы хәбәрнамә күренмәскә мөмкин.
Исегезгә төшерәм, СНИЛС бала өчен төп документ булып тора. Ул медполис алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнашу һәм ана капиталын да кертеп, төрле социаль түләүләрне рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрне алу өчен документның кәгазь варианты таләп ителми, электрон хәбәрнамә яки аның бастырылган күчермәсе дә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia