Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ата-бабаларыбызны берни куркытмаган

Питрәч 1 нче урта мәктәбендә тыл хезмәтчәннәре һәм "сугыш балалары"н хөрмәтләделәр. Мәктәп укучылары һәм укытучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиргә тынычлыкны сез алып килдегез" дип атала иде.

Татарстаннан фронтка 560 меңнән артык ул һәм кыз китә, шул исәптән безнең Питрәч районыннан 6785 кеше ил азатлыгы өчен көрәшкә юл ала. Якташларыбызның 5685е яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. Кичәдә катнашучылар, иң элнк, шуларны бер минут тын калып искә алды.
Аннары алып баручылар татарстанлыларның немец-фашист илбасарларын тар-мар итүгә керткән өлешләре, илебезнең хәрби куәте, республикабызның фронтны сугыш кирәк-яраклары, җанлы көч белән тәэмин итүгә керткән саллы өлешләре турында сөйләп үтте.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Михаил Гришахин, тыл хезмәтчәне Анна Ларина кырыс кырыгынчы еллар турындагы истәлекләре белән уртаклашты, педагогика хезмәте ветераны Аркадий Маслов сугышчы-питрәчлеләргә багышлап язган шигырьләрен укыды.
Бу очрашуда Советлар Союзы Геройлары Петр Гаврилов, Галимҗан Камалиев, Василий Осипов батырлыклары турында да искә алырга онытмадылар. Аларның исемнәрен республика һәм районыбыз урамнары, мәктәпләре, патриотик клублары йөртә.
Программаның музыкаль өлешендә мәктәп солистлары Лия Шәйдуллина, Юлия Макарова, Кирилл Воеводин, Равил Миргазимов чыгыш ясады. Алар сугыш еллары турындагы җырларны күңелгә үтеп керерлек хис белән башкарды. Данил Ларин, Дмитрий Игнатьев укыган шигырьләр тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт хисләре белән сугарылган иде. Ә инде "Катюша", "Җиңү көне" җырлары хәтер кичәсендә тынычлыкка өндәү һәм яшь буынның җиңүчеләргә рәхмәте кебек яңгырады.
Кичә мәктәп музеен карау һәм истәлек рәсеменә төшү белән төгәлләнде. Бу кичәдә укучылар ветераннарга бүләкләр дә әзерләгән иде. Алар өлкәннәр хәтерендә олы хөрмәт, бүгенге тыныч тормышны китерүчеләргә рәхмәт булып сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса