Атна ахырына -33 градуска кадәр суытачак
Бу хакта “Метео” фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Пәнҗешәмбегә кадәр Татарстанда уртача салкыннар сакланачак һәм бераз кар явачак, аннары атна ахырына температураның -30 градуска кадәр төшүе көтелә.
“Пәнҗешәмбе көнне температураның кискен үзгәрүе көтелә. Иртәнге 10-12 градус салкыннан ул кичкә -27 градуска кадәр төшәчәк. Әмма иң салкын көннәр җомга һәм шимбә булачак, төнлә температура -33 градуска кадәр, ә көндез -22... -24 градуска кадәр булачак”, – дип белдерде Шувалов.
Салкын көннәрдә явым-төшем көтелми, дип йомгаклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia