Атна эчендә сигез татарстанлы алкоголь белән агуланган
Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
17-23 ноябрьдә Татарстанда алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның сигез очрагы теркәлгән.
Әлеге чорда химик этиологиядә кискен агулануның барлыгы 49 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта химик агуланулар ешрак ир-атларда (65,3%), сирәгрәк хатын-кызларда (34,7%) очрый.
Ведомствода очраклы агулануларның күбесе алкоголь куллану аркасында килеп чыгуын билгеләп үттеләр. (44,4%). Башка инцидентлар даруларны ялгыш кабул итү (33,3%), түзмәүчәнлек яки өстәмә тәэсир (11%) һәм башка сәбәпләр (11,3%) белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia