Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Аутизм белән авыручы балаларга ярдәм артачак

Бу хакта социаль оешмалар вәкилләре белән очрашуда Русия Президенты Владимир Путин белдерде.

Россиядә аутизмлы 22 мең бала исәпләнә. Дәүләт аларга берничә юнәлеш буенча ярдәм итә, әмма аны көчәйтергә һәм бөтен ил буенча кирәкле күләмдә җәелдерергә кирәк, дип белдерде сишәмбе көнне социаль оешмалар вәкилләре белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин.

Бездә менталь тайпылышлары булган балаларга ярдәм берничә юнәлеш, берничә программа буенча гамәлгә ашырыла. Илдә аутизмлы балалар якынча 22 мең кеше исәпләнә. Хәер, бу тайпылышмы, юкмы, әйтүе кыен. Кайберәүләр Альберт Эйнштейнны да аутист дип саный", — диде Владимир Путин.

Мондый үзенчәлекләре булган кешеләрне яшәештә озатып барырга, ярдәм итәргә кирәк, дип ассызыклады Президент.

Һәм без, һичшиксез, моны эшләячәкбез. Әйтүемчә, мондый ярдәм берничә канал буенча дәүләт дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла, һәм без бу ярдәмне көчәйтәчәкбез, аны Русия Федерациясенең бөтен территориясендә кирәкле күләмдә җәелдерәчәкбез", — дип билгеләп үтте ул.


Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса