Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авария нәтиҗәсендә һәлак булган питрәчленең гаиләсенә ярдәм кирәк

Агымдагы елның 4 гыйнварында коточкыч авария була.

Званка авылы янында, җиңел автомобиль ассенизатор машинасы тәгәрмәчләре астына барып керә, шунлыктан зур йөк машинасы юлны каплап куя. Бәрелгәннән соң җиңел машина шактый нык җимерелә. Ул чакта мәгълүмати порталлар юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүченең зыян күрүе һәм аның хастаханәгә озатылуы турында яза.

Бер айдан соң әлеге машина йөртүчесе - "Царево" торак комплексында яшәүче ир-ат - алган җәрәхәтләрдән вафат булды. Аның хатыны һәм өч баласы бар, кечкенәсенә нибары 1 ай гына.

Гаилә катлаулы хәлдә калды. Аларга дуслары, танышлары һәм сыйныфташларның әти-әниләре мораль һәм финанс ягыннан зур ярдәм күрсәтте. Район да үз ярдәмен тәкъдим итте.

Питрәчлеләр, бәлки, сез дә бу гаилә язмышында катнашырга теләрсез.

6390 0262 9048 0967 95
Балашова Регина Ислам
овна
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса