Август аенда Татарстанда кемнәргә пенсия артачагы билгеле
Бу хакта ТР Социаль фонд хәбәр итә.
Августта Татарстандагы аерым категория кешеләрнең пенсияләре артачак.
Июльдә 80 яшьләре тулган кешеләр август аенда иминият пенсиясенә билгеләнгән өлешне ике тапкырга артыграк алачак. I төркем инвалидлыгы булган кешеләргә дә шундый ук өстәмә каралган.
Шул ук вакытта әлеге арттырылган түләү бары тик бер нигез – яки яшь, яки инвалидлык буенча гына билгеләнә. Әгәр кешегә мәсәлән, инвалидлык буенча пенсиясен арттырганнар икән, 80 яше тулса өстәмә арттыру булмаячак.
Агымдагы елда пенсиянең билгеләнгән күләме 8 907,7 сум. Димәк, бу категория өчен ул 17 815,4 сумга кадәр арта.
Августтан гражданлык авиациясе экипажлары әгъзаларына һәм күмер тармагы эшчеләренә өстәмә түләүләргә яңадан исәп-хисап ясаячаклар.
Мондый түләүләр арттырылган иминият кертемнәре түләп барган эш бирүчеләр акчасы хисабына бирелә.
Закон буенча, мондый арттыруларны һәр квартал саен карыйлар. Бу сумма мондый өстәмә түләү хокукы бирә торган хезмәт хакына, эш стажына бәйле.
Гаиләдәге эшкә яраксыз кешеләрне – балигъ булмаган балаларны, оныкларын тәрбияләүче өлкән яшьтәге татарстанлыларга да өстәмә түләү каралган. Әгәр тәрбиядәге кеше көндезге бүлектә укый икән, түләүләр аңа 23 яшь тулганчы озайтыла.
Тәрбиядәге һәр кеше өчен пенсионер билгеләнгән түләүнең өчтән бер өлешен артыграк ала, тик өч кешедән дә артыкка ала алмый.
Бу өстәмәне татарстанлылар пенсия билгеләү белән берьюлы терки ала. Әгәр дә тәрбиядәге кеше соңрак барлыкка килгән икән, Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа