Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Август-Теләче” хуҗалыгында урып-җыю эшләре бара

Хуҗалыкның планнарында – орлык юнәлешен үстерү һәм төгәл чәчү әйләнешен булдыру.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

Иске Йорт авылы янындагы иксез-чиксез алтын кырларда гаҗәеп күренешкә юлыгасың: берьюлы 15 комбайн, механикалаштырылган дивизия кебек сафка тезелеп, өлгергән башакларны уралар. Бер әйләнүдә алар гектарлаган җирдән бодай уралар һәм суктыралар, ә аннары бергәләп икенче участокка күчәләр. Һәр әйләнүдән соң бункерлар ашлык белән тула һәм аларны көтеп торучы КамАЗларга төяү этабы башлана. Бу эш кенә түгел, бу җайга салынган ритуал, анда һәр катнашучы үз эшен белә – бу аларның мул уңыш өчен изге гамәлләре.

Алмаз Хәйруллин, “Август-Теләче” генераль директоры, ул бу җирләрдә чит кеше түгел, Чыты авылында туып-үскән: – Мин 10 ел монда баш агроном, генераль директор урынбасары булып эшләдем. Басуларны, кешеләрне беләм, бу авыл җирлекләре минем туган җирем, – дип сөйли ул. – Язмыш шулай кушкандыр күрәсең, мин быел шул ук кырларга инвестор ролендә кайттым. Минуслардан бары тик безнең җирләрне М-7 автотрассасы кисеп уза дип кенә әйтергә була. Соңгы елларда игенчелек культурасы кимеде, безнең алда зур эш тора. Беренче сезонны без яхшы эшләдек.

Хуҗалыкның планнарында – орлык юнәлешен үстерү һәм төгәл чәчү әйләнешен булдыру. Киләсе елда биредә җитен һәм рапс үсәчәк.

Җитештерүне киңәйтүне компания уңышлы башкарды: техника җитәрлек, персоналның төп өлеше сакланып калган, зур үзгәрешләр таләп ителмәгән. Чыты авылында база булдырылган. Техника агрономия сроклары нигезендә участокларга график буенча билгеләнә. Бүген кырга 15 “Ростсельмаш” һәм “Клаас” комбайны, ташу өчен сигез йөк машинасы һәм трактор чыккан.

Җирне кайгырту туфракны саклау технологияләрен куллануда чагыла.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

– Ноу-тилл технологиясен инде сигез ел кулланабыз, – дип аңлата баш агроном Фаяз Гыймаев. – Туфракны эшкәртмибез, сукаламыйбыз, урып-җыю вакытында саламны кырга сибәбез. Күпләр безнең шулай эшләвебезгә гаҗәпләнә. Ләкин бу җир өчен бик файдалы. Туфракның яхшыруы –тиз процесс түгел: эффект ике-өч елдан сизелә башлый. Прогрессив технология нәтиҗәләреннән күренгәнчә: көзге бодайның уңышы – гектардан 58 центнер, сабан бодаеның уңышы – гектардан 45 центнер. Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Әлбәттә, бу уңышка һава шартлары да ярдәм итте. – Яз һәм җәй көннәрендә яңгырлар да җитәрлек булды.

Агроном-орлыкчы Илназ Ахваров ашлыкның дымлылыгын тикшерә:

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

– Урып-җыюны 14-16 процент дымлылык булганда башкарабыз, хәзер 19 процент – тиздән эшкә керешергә була, – ди ул.

Аның бурычы – элиталы орлыклар әзерләү. Быел чәчелгән суперэлита киләсе елга элита – югары уңыш өчен нигез булачак. Бу орлыкларны республика хуҗалыклары сатып ала, аларга сорау зур.

Өр-яңа “Ростсельмаш” комбайннарының берсендә – Нәфис Мөхәммәтгалиев. Ул хуҗалыкка өч ай элек килгән, аны яңа техника белән җәлеп иткәннәр.

Фото: © Валерий Мирошников / «Питрәч-информ»

– Элек чит ил комбайнында эшләдем, хәзер үзебезнекендә, аерма зур түгел, – дип уртаклаша ул. – Тәҗрибәле механизаторлардан өйрәнәм: бөртеклеләрне сыйфатлы җыеп алу өчен кумаска, тизлекне сакларга, ә техника ватылмасын өчен узелларны даими майларга кирәк.

Нәфис инде күрсәткечләре буенча комбайнчылар арасында беренче өчлеккә кергән, коллективта яхшы исәптә. Аларны басуда ашаталар, ул моннан 70 километр ераклыкта, Байлар Сабасында яши. Аңа эш ошый, компаниядә ныклап урнашырга планлаштыра.

Эшләрне координацияләү төгәллек таләп итә: агрономнар, комбайнчылар, машина йөртүчеләр – барысы да бер механизм кебек эшли. Комбайнчылар вак-төяк ватылуларны кырда ук үз көчләре белән төзәтәләр.

Баш агроном Фаяз Гыймаев ашлык салына торган ак полиэтилен җиңсәләр янына килә. Бу озынлыгы берничә дистә метр булган вакытлы саклау урыннары. Трактор ак җиңсә буйлап акрын гына хәрәкәт итә, бөртекләрен шнек аша шунда тутырып бара.

– Бу безнең коткаручы, – диде елмаеп Фаяз Гыймаев. – Йөк машиналары җитмәсә яисә кырларда йөреп булмаса, ашлыкны шунда тутырып торабыз. Бер җиңсәдә – 200 тонна, кырда алар бишәү.

Бөртекне җиңсәләрдә бер елга кадәр сакларга була, чынлыкта аны урып-җыю тәмамланганнан соң тиз арада Теләче орлык заводына алып китәләр. Эш ашлыкны кабаннар ашаудан куркуда гына түгел – бөртекләрне чистарту, киптерү, калибрлау кебек эшкәртүнең күп этапларын таләп итә.

Район өчен алынган уңыш цифрлар гына түгел. Бу кайгыртучан куллар көткән җирләрнең тормышка кайту символы. Техника, кешеләр, технологияләр – барысы да нәтиҗәгә эшли. Комбайннар кырда йөргәндә, җир үзе дә, яңа уңыш вәгъдә итеп, аларның эш тактына сулыш ала кебек.

Гомумән хуҗалыкта 2400 гектар сабан бодае җыеп алынган, 1600 гектар калган. Җитенне соңрак җыячаклар – ул төп культурадан соңрак өлгерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса