Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Августта питрәчлеләрне өстәмә ял көне көтә

Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте искәртте.

Август ахырында Питрәч районы халкын өстәмә ял көне көтә.

Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәре турында»гы ТР законы нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне, ягъни эшләми торган бәйрәм көне булып тора. Бәйрәм көненә кадәрге эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими», диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, питрәчлеләр сишәмбе, 30 августта, ял итәчәк. Ә дүшәмбе, 29 августта, бер сәгатькә азрак эшләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса