Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылның хөрмәтле кешесе

Үрнәк алырлык кешеләр, хөрмәткә лаек шәхесләр һәр авылда да бар ул. Ленино-Кокушкино авылының шундый кешеләренең берсе - имам Закиров Галимҗан Корбангали улы турында язып үтәсем килә.

Ул, дөрестән дә, лаеклы тормыш юлы үткән. Өйләнеп, гаилә кора, тормыш алып бару өчен шахтага эшкә китә. . Аның хатыны Рҗүдә ханым, һәрбер татар хатын-кызы кебек үк, гаиләдә һәрчак тәртип, җылылык булсын өчен тырыша. Алар бергәләп ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде оныклары да бар. Рҗүдә ханым һәрвакыт ире янәшәсендә, аңа һәркайда һәрьяклап ярдәм итеп тора. Галимҗан абый озак еллар Питрәч кошчылык фабрикасында эшләгән. Аның ярдәме, тырышлыгы белән зиратта һәрвакыт тәртип, чисталык. Мәчет тә гөрләп эшләп тора. Галимҗан абый намуслы тормыш алып баруы белән бик күпләрдән аерылып тора. Аларның нәселендә укымышлы, хөрмәтле кешеләр бик күп. Алар һәр җыенда, җыелышта үз сүзләрен әйтә беләләр, үз фикерләрен җиткерәләр. Галимҗан абый гаделлек өчен көрәшә: гомере буе авыл халкы дип янып яши. Авылда шундый кешеләр булуы бик яхшы.

Аның әнисе Маһитап апа, ире сугышка киткәч, биш баланы тәрбияләп үстерә. Шул истә калган, әти-әни аны һәрчак үрнәк итеп күрсәтә иде: "Маһитап апа шундый авыр елларда шулкадәр баланы тәрияләгән, берсен дә ташламаган". Әле тагын шунысы истә, Казаннан аның туганнары Харис абый кайтты, ул судья иде. Ул чакта авыл кешесенең шәһәрдә шундый эштә эшләве сирәк күренеш иде. Бу аларның нәселендәге кешеләрнең белемле, танылган булы турында сөйли.

Ә безнең авыл имамына быел 70 яшь. Аңа нык сәламәтлек, авыр эшендә уңышлар телисе килә. җәмгыятебез, авылыбыз иминлеге хакына озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса