Авыл халкы ут һәм юлларны рәтләүне көтә
Безнең районда тирә-юньгә битараф булмаган һәм актив кешеләр бик күп, алар бер генә проблеманы да читләтеп үтми, игътибарсыз калдырмый. Хакимият игътибарын да әлеге проблемаларга юнәлтәләр. Монда “Халык контроле” программасы нәтиҗәле булуын күрсәтә. Система аша килгән мөрәҗәгатьләр өстендә даими эшлиләр.
Соңгы ике атнада питрәчлеләрдән “Халык контроле” аша тугыз яңа гариза килде, бу турыда район башлыгында эшлекле дүшәмбедә район финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев сөйләде. Ул һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерде һәм аның статусы турында хәбәр итте. Бу чорда өч гариза буенча мөрәҗәгать хәл ителде, тугызы үз чиратын көтә һәм өчесе тикшерүдә өйрәнелә.
“Халык контроле” аша районда 2018 елда инде 193 заявка кабул ителде. Аларның 73,58%ы хәл ителде.
Районда халыкны иң борчыган проблемалар булып, элеккечә сукбай этләр, чүплекләр, урамнарны яктырту һәм юллар проблемасы кала.
Аеруча да көз җитү белән авыл урамнарын яктырту мәсьәләсе кискенләшә. Шушы көннәрдә ут юклыгыннан зарланып, Питрәчнең Казан һәм Пушкин урамнарында, шулай ук Көек авылында Дача урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән. Сүз уңаеннан,Олимпия поселогында яшәүчеләр дә шундый ук проблема турында редакциягә чылтыратып хәбәр итте. Алар Олимпия, Техник һәм Автомобильчеләр урамнарында яктырткыч лампочкалар янмавы турында сөйләде. Шуның аркасында укучыларга мәктәптән кайтуы кыенлашуы, гомумән, олыларга да моның шактый уңайсызлыклар тудыруын искәртте алар.
Начар һәм шулай ук яхшы юллар буенча мөрәҗәгатьләр җитәрлек дәрәҗәдә популяр. Начар юллар проблемасын авыл урамнарына асфальт һәм вак таш җәеп, ел саен хәл итәләр. Бу икенче төр мөрәҗәгатьләргә китерә дә инде. Урамнарда юллар яхшырган саен, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар барлыкка килә, алар мондый участокларда тизлекне арттырып йөри башлый. Питрәчлеләр проблеманы хәл итүне ясалма тигезсезлекләр урнаштыруда күрәләр. Аларны Титов һәм Кыр урамнарында урнаштыруларын сорыйлар. Әмма биредә эш алай ук гади түгел, юлларда тигезсезлекләр булдыру төгәл стандартлар һәм кагыйдәләр буенча эшләнә. Шуңа күрә белгечләр һәр заявканы карар кабул итеп яисә кире кагып карыйлар. Югарыда аталган заявкалар әлегә карала.
Сукбай этләр мәсьәләсе шулай ук актуальлеген югалтмый. Быел районда инде 300 баш сукбай эт тотылды, әмма бик тиздән алар урынына яңалары килә. Бу эш дәвам итә, әмма әлеге проблеманы хәл итүнең башка юлларын эзләргә кирәк булуы көн кебек ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа