Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хезмәтчәннәре: «Кышын маллар тук булыр»

Бүген аграрийлар терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль, печән складларында, сенаж базларында эш тулы куәткә бара.

Без районның иң зур хуҗалыгы «Ак барс Питрәч» ҖЧҖдә булдык, азык әзерләүчеләрнең алга куелган бурычларны ничек үтәүләрен белдек.

- Быел азык әзерләүчеләргә 11610 тонна сенаж һәм 2258 тонна печән әзерләргә туры киләчәк, - дип сөйләде «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнең терлек азыгы әзерләү буенча агрономы Айрат Миңнуллин. - Техника һәм кадрлар белән безнең хуҗалык тулысынча тәэмин ителгән. Бу сезонда да азык базаларын сыйфатлы азык белән тутырырбыз дип өметләнәбез.
Азык җыю техникасында эшләүче алдынгы комбайнчыларның берсе Алексей Савельев унынчы сезон терлек азыгы әзерләүдә катнаша, механизатор стажы 30 елдан артык. Ул хезмәт эшчәнлеген 1988 елда туган авылы Ленино-Кокушкинода СПТУ-93не тәмамлаганнан соң башлый. Сезон нәтиҗәләре буенча азык әзерләүдә ул һәрчак призерлар арасына эләгә, нигездә, җиңүче була.
- Сенаж салуны 12 июньдә башладык, - дип сөйләде алдынгы механизатор. - Быел үлән биек, куе. Шуңа күрә КамАЗ кузовлары да бик тиз тула. Төрле еллар була: йә үлән начар үсә, йә  һава торышы комачаулый. Быел барысы да тотрыклы, бер генә минутны да бушка уздырмаска тырышабыз. Мин, мәсәлән, «Ягуар-810» азык җыю комбайнында бер сменада 300 тоннадан артык әзерлим. Яшел масса ташырга транспорт җитәрлек.
Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр туктаусыз эшлибез, төшке һәм кичке ашка гына бераз туктап алабыз, - дип билгеләп үтте ул.
Шофер Фәнис Шәйдуллинның да хезмәт стажы зур, туган хуҗалыгында ул 29 елга якын хезмәт куя.
- Безнең хуҗалык басулары ерак урнашкан. Көнгә без унбиш рейс ясыйбыз, бу 300 километрдан артык. Без  алга куелган бурычны үтәрбез дип уйлыйм, һәм безнең азык базалары, элекке еллардагы кебек үк, тулы булыр, ә  терлек уңышлы кышлар, - диде тәҗрибәле шофер.


Терлекләрне кышлату өчен безнең районда 30308 тонна сенаж һәм 5893 тонна печән әзерләргә кирәк. Бүгенге көнгә 6000 тонна сенаж салынган, 800 тонна печән әзерләнгән.
«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ - 2500 тонна сенаж, «Агролак» ҖЧҖ - 2000 тонна, «Рацин-Шәле» ҖЧҖ - 1500 тонна. «Макс-Ойл» ҖЧҖ,  «Муллагалиев А.Р.»  крестьян-фермер хуҗалыгында печән әзерләү буенча эшләр барысыннан да яхшырак бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса