«Авыл тормышы күңелемә якын»
Әгәр яшьләр туган җирләрен ташлап китсә, хәтта зур үсеш алган район да җир йөзеннән юкка чыгачак. Моңа вакыт кына кирәк. Без Казанга якын урнашкан, шуңа да шәһәр яшьләрне аеруча үзенә җәлеп итә. Мәктәпне тәмамлаучылар абруйлы югары уку йортларына укырга керер өчен башкалага китә. Бары тик Питрәч җирен ихлас яратканнар гына кире авылларына кайта, алар үзләрен авыл үсешенә, аны яшәртүгә багышлыйлар, яңа ачышларга илһамландыралар, алга этәрәләр. Татьяна Кәлимуллина һәм Ләйсән Гыйләҗева авыр һөнәр сайлаганнар. Аларның бурычы – кеше өчен иң кадерле нәрсә – аның сәламәтлеге турында кайгырту. Алар Казан уку йортларында белем алган, әмма Питрәчтә яшәргә һәм эшләргә карар иткән яшь медиклар.
“Авыл халкы өчен эшлибез”
Ләйсән Гыйләҗева һәрвакыт туган җире – Татар Тау Иле авылына тугры булган. Ул Казан медицина уку йортына укырга керә һәм лаеклы белем алу өчен аңа туган йортыннан китәргә туры килә. Студент кыз авылга еш кайта алмый, чөнки ул параллель рәвештә Казан медицина учреждениеләренең берсендә эшли – тәҗрибә туплый һәм әти-әнисенең финанс чыгымнарын җиңеләйтү өчен акча эшли. Җиде елдан соң Ләйсән туган ягына әйләнеп кайта, аны район үзәге хастаханәсенең участок терапевты итеп билгелиләр, биредә ул инде өч ел хезмәт куя.
- Шәһәрдә шәфкать туташы булып кына эшли идем, ә монда мин – табиб, шуңа күрә җаваплылык күбрәк, - ди Ләйсән Гыйләҗева. – Без тормыш иптәшем белән яшь белгечләргә ярдәм программасы ярдәмендә сатып алынган фатирда торабыз. Бу, һичшиксез, бик зур плюс. Әмма иң куанычлысы – әти-әнинең якында яшәве, алар янына теләсә кайсы вакытта кайта алам, - ди ул.
Ләйсән Ринатовна турында “спортчы, комсомол һәм гүзәл кыз” дип әйтергә була. Ул медицина хезмәткәрләренең җыелма командасы әгъзасы, республика ярышларында хезмәттәшләре арасында актив катнаша.
- Бүген авыл кешесенең көнкүреше дә шәһәрнекеләрдән дә бер дә ким түгел, - ди Ләйсән Гыйләҗева. – Кечкенә авылда яисә зур шәһәрдә яшәвең мөһим түгел, иң мөһиме – чыннан даүз урыныңны табу. Минем йорт – ул Питрәч районы, һәм мин хезмәтемнең халыкка файда китерүенә бик шат.
“Монда минем яраткан гаиләм, яраткан эшем...”
Татьяна Кәлимуллина шәһәргә бары тик белем алу өчен генә барган, ул Казанда калуны алдан ук планлаштырмаган. Медицина көллиятен тәмамлауга Питрәч район үзәк хастаханәсенә регистратор булып урнашкан. Тиздән аны шәфкать туташы итеп терапевт кабинетына күчерәләр, ул анда бүгенге көнгә кадәр эшли. Өч елдан соң ул район үзәгендә яшь белгечләр өчен ташламалы ипотека буенча фатир сатып ала. Соңрак Татьяна кияүгә чыга, яшь гаиләдә ике бала туа – Лианага хәзер сигез яшь, Булатка - биш.
Татьяна Кәлимуллина үзе Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң шәһәргә китеп яши башлауга үзен уңайсыз хис итә ул, үзенең шәһәрдә яшәвен күз алдына да китерми. Балачактан тыныч һәм тын урамнар буенча йөрергә, дусларының һәрвакыт янәшәдә булуына да ияләшкән.
- Авыл тормышы минем күңелемә бик якын. Казанда калмавыма үкенмим, - диде Татьяна Кәлимуллина. - Биредә яраткан гаиләм барлыкка килде, яраткан эшем бар, әти-әнием дә янәшәмдә, аларны юксынырга туры килми, алар янына кайтып килү өчен дә күп вакыт кирәкми. Мин, кечкенә чагымда ук медицинада эшләргә хыялландым. Авырганда әниемә укол ясавымны яхшы хәтерлим. Миңа кешеләрне кайгырту, аларга ярдәм итү һәрвакыт ошый иде. - дип искә алды ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа