Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы тармагы ветеранына «Питрәч районының мактаулы гражданины» исеме бирелде

Аны Хисмәтуллин Ришат Сәхап улы алды

«Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Ришат Хисмәтуллин Питрәч районының Мактаулы гражданины булды.

Район башлыгы Илһам Кашапов аңа тантаналы рәвештә 8 нче номерлы таныклык тапшырды. Димәк, мондый исемне инде 8 кеше йөртә.

"Ришат Сәхап улы – компетентлы, югары квалификацияле, максатчан җитәкче, ул Татарстан Республикасында кошчылык иминлеге өчен утыз елдан артык хезмәт куя", – диде Илһам Миңнеханович.

Ришат Хисмәтуллин биографиясеннән күренгәнчә, 1998 елда ул «Питрәч кошчылык фабрикасы» директоры, 1998 елдан 2003 елга кадәр — «Ак Барс-Питрәч «Агрофирмасы» ААҖ генераль директоры була. Киләсе елларда республикада кошчылык тармагында җитәкче вазыйфаларын башкара. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса