Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче кайбер питрәчлеләр турында сөйлибез

Алар тырыш һәм максатчан булулары белән аерылып тора

Фәрит Нуриев: «Мин нәселдән килгән игенче»

Фәрит Әхмәтгали улының ата-бабалары икмәк үстергәннәр, шуңа күрә ул кечкенәдән үк, җирдә эшләячәкмен һәм механизатор булачакмын, дигән карарга килгән.

Аның беренче һәм төп остазы - гомере буе механизатор булып эшләгән әтисе Әхмәтгали Хуҗи улы була. Туган авылы Шәле мәктәбен тәмамлаганнан соң, Фәрит Нуриев һөнәри училище филиалында тракторчы-машинист таныклыгы алган һәм 1977 елдан туган хуҗалыгында эшли башлаган.

Минем беренче тракторым ул вакытта популяр булган ДТ-75 чылбырлы тракторы иде, - дип искә ала ул. - Соңыннан тәгәрмәчле тракторга күчтем. Мин МТЗ-1221дә егерме елга якын эшлим инде. Язын чәчү кампаниясендә, җәйге чорда терлек азыгы әзерләүдә катнашам, көзен – яңадан чәчү чоры. Һава торышы әйбәт булса, көненә уртача 45-55 гектар чәчеп була, азык ишегалдына йөз тоннага якын яшел масса ташыйбыз. Әле тагын печән һәм салам пресслауда да эшлим. Эш җитәрлек. Дөрес, кышын эш азрак була, бу вакытта, нигездә, ремонт эшләре белән шөгыльләнәбез, тимер атларыбызны яңа сезонга әзерлибез, – дип җентекләп сөйләде механизатор.

Фәрит Әхмәтгалиевич 45 ел механизаторлык хезмәт стажына ия, шуларның 40 елында комбайнчы булып эшләгән. Районда һәрчак иң яхшылар рәтендә булды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларының район слетларында һәм Сабантуйларда уннан артык тапкыр катнашкан. Быел ул кабат лидерлар арасында.


Олег Кулагин: «Минем җиңүем - безнең уртак уңыш нәтиҗәсе»

Олег Борисовичка 33 яшь, шуның 17 елын туган авылы Шихаздада механизатор булып эшли.

16 яшемдә үземне авыл хуҗалыгында сынап карарга һәм комбайнчы ярдәмчесе булырга теләдем, – ди Олег Кулагин. - Минем өчен эш таныш иде, мин бит авылда үстем. Җәен ындыр табагында, витаминлы он агрегатында эшләдем, механизаторлар янында йөрдем. Миңа ул чакта: «Ярдәмчеләр җитәрлек, ә комбайнчылар юк», диделәр. Миңа «Дон-1500» комбайны бирделәр. Күп детальләр җитми иде, ләкин берничә көннән аларны китерделәр. Без өлкән коллегаларыбыз белән комбайнны урыпҗыю эшләренә әзерләргә өлгердек. Беренче булып арыш суктыруга керештем. Эш бик авыр барды, барабан тыгылып торды, шуңа күрә барысын да ташлап кайтып китәргә дә теләгән идем. Әмма бирешмәдем, бөтен ихтыяр көчемне җыеп, башланган эшемне дәвам иттем. Вакыт узу белән барысы да җайга салынды. Хәзер үземне урак вакытында комбайн штурвалыннан башка күз алдына китерә алмыйм, – дип билгеләп үтте ул.

Олег комбайнчы гына түгел, механизатор да, машина йөртүче дә. Язын чәчүдә, җәен терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Урак вакытында КамАЗ руле артына әтисе Борис Геннадьевич утыра, ул улы суктырган ашлыкны ташый. Хәзер Олегның яңа комбайны бар, өч ел элек ул эшли торган крестьян фермер хуҗалыгында аңа яңа «Полесье-12» биргәннәр. Олег сынатмый, район комбайнчылары арасында лидер булып тора. МТЗ-82 тракторында эшләүче механизаторлар арасында язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча җиңүче булды.

Бу минем генә җиңүем түгел, ә иңгә-иң куеп эшләүче механизаторларыбызның уртак җиңүе, - дип нәтиҗә ясый Олег Борисович.


Ирина Анисимова: «Эш җиңел түгел, көне буе аяк өстендә»

14 октябрьдә Ирина Ивановна үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк, шуның яртысыннан артыгын яраткан эшенә багышлаган.

1987 елдан ул кош караучы булып эшли, башта – «Татарский» совхозында, аннары 17 ел – «Ак барс» кошчылык комплексында эшли.

Мин Олы Дүрт Өйле авылыннан, Колай авылында мәктәпне тәмамладым, - дип сөйли ул. - 35 нче номерлы Казан һөнәри училищесына укырга кердем, анда аяк киемнәре ремонтлаучылар әзерлиләр иде. Әмма сайлап алынган һөнәр буенча эшләргә туры килмәде. Мин Шихазда егете Владимир Николаевичка кияүгә чыктым һәм җирле кошчылык фабрикасында эшли башладым. Хәзер үземне башка һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм, аны бер эшкә дә алыштырмыйм. Дөрес, эш җиңел түгел, көне буе аяк өстендә булырга туры килә, – диде ул.

Ирина Ивановна тәүлеклек чебешләр ала һәм аларны 140 көн тәрбияли. Хәзер аның карамагында 72 мең тавык бар. Аның кулы аша көн саен 50 меңнән артык йомырка уза. Ул эшкә бик иртә килә, иң соңгы булып китә. Аның эш графигы үзгәрүчән, айга 5 көн ял итә.
Бу тыйнак хатын-кызны коллективта тырышлыгы, эшен яратканы өчен хөрмәт итәләр. Ул һәрвакыт алдынгылар арасында булырга омтыла, һәм ул моңа ирешә дә.
Бик нык аруга да карамастан, Ирина Ивановна йорт хуҗалыгын алып барырга да үзендә көч таба. Ул бакчада төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә. Буш вакытларын оныклары белән үткәрергә ярата, алар аның бишәү. Ул аларны бик рәхәтләнеп карый, алар да әбиләрен бик яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса