Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылда эшләүче белгечкә йорт кирәк

Бүген олы тормышка аяк баскан яшьләрнең хәтта авылда туып үскәннәре дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләргә атлыгып тормый.

Аларны аңларга да була, чөнки шәһәрләрдә эшкә урнашу мөмкинлекләре дә зур, социаль уңайлыклар һәм перспектива бар. Яшьләрне ничек авылга җәлеп итәргә соң? Шунысы аңлашыла, яшьләрнең күбесе авылда тормыш алып бару авыр булу, төзек йорты, социаль билгеләнештәге объектлар булмавы аркасында авылда калмый. Бу проблеманы хәл итү өчен 2006 елдан безнең республикада “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль-максатчан программа тормышка ашырыла. Ул авыл җирлегендә эшләүче яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.


Бүгенге көндә күп балалы Сиринә һәм Айдар Габдулганиевлар гаиләсе Олан Иле поселогында үзләренең зур йортларында яшиләр. Алар аны әлеге программа ярдәмендә төзегән.
- Без бу программада 2008 елда катнаштык. Ул чагында мин әле авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаган гына идем, районга кайттым, агрофирмаларның берсендә эшли башладым, йорт салу өчен средстволар алуга чиратка бастым. Әлеге программа, әлбәттә инде, безгә бик нык ярдәм итте, ул вакытта без 812 мең сум акча алдык. Бу акчаларга йорт салдык, түбәсен яптык, ә эчке эшләрне инде үз акчабызга акрынлап тәмамладык, - ди гаилә башлыгы Айдар Мансурович. Ул хәзер дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләвен дәвам итә, Дәүләтшин крестьян-фермер хуҗалыгында инженер булып эшли.


Шәле авылыннан Раил Галиуллинның да зур һәм тату гаиләсе инде өченче ел үз шәхси йортында яши. Яшь белгеч “Рацин Шәле” ҖЧҖдә эшли.
- Без бу программада өч ел элек катнаштык, бер миллион сум алдык, мин эшләгән хуҗалык та ярдәм итте, әлбәттә инде, җыйган акчаларыбыз да бар иде. Шул рәвешле, без өч ай эчендә йорт салып чыга алдык, - ди ул.
Әлеге программада хезмәт килешүе буенча эшләүче яки агросәнәгать комплексында яисә инде авыл җирлегендә социаль өлкәдә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручы яшь белгечләр катнаша ала. Төп критерийлар: авылда даими яшәү (яшәү урыны буенча теркәлү), гражданнарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану, 30 проценттан да ким булмаган күләмдә үз средстволары булу.
Бүгенге көндә Питрәч районында шундый социаль түләүләр алу буенча җыелма исемлектә 43 гаилә тора (31 яшь гаилә һәм 12 граждан). Гариза бирү өчен хакимият бинасында урнашкан район башкарма комитетының иҗтимагый торак комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


2006 елдан бирле Питрәч районында 345 гаилә "Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасында (ул безнең республикада гамәлгә ашырыла) катнашты һәм үз торагын төзи яки йорт сатып ала алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса