Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылдашларым һәркем өчен үрнәк

Ленино-Кокушкинодан Үлмәсбикә Тимонина безнең редакциягә еш хат яза. Бу юлы ул авыллары, туганнары турында язып җибәргән.

Безнең Ленино-Кокушкино авылы 1964 елга кадәр Апакай исемен йөрткән. Күпме сулар аккан, күпме кеше дөньяга килгән, күпме – үлгән.
Минем үз туганым Гыйльман бабай турында әйтеп үтәсем килә. Ул бик сабыр, киң күңелле, акыллы кеше булган. Зарифа апа белән 11 бала, әйтергә генә җиңел, үстерәләр. Зарифа апа күрше Кибәк Иле авылыннан. Гыйльман бабай ныклы терәк, тормышны алып бара белми торган кеше булса, хатыны аның кадәр бала тапмаган да булыр иде. Зарифа апа гомер буе кешеләргә булышып яшәгән. Аның турында “Тылсымлылыгы Алладан” дип әйтәләр. Авыр сугыш елларында балалар үзләренең тырышлыгы белән көн иткәннәр. Үсеп таралышкач та, үз көннәрен үзләре күргәннәр, бала үстереп, гомер буе эшләп көн иткәннәр. Арада Фидәнгөл апа яшьләй Казанга китә, кияүгә чыга. Өлфәт абый белән ике малай үстерәләр. Өлфәт абый яшьләй үлеп китә. Фидәнгөл апа авырлык белән булса да, Илдар һәм Салаватны үстерә, укыта, кеше итә. Салават Казан хәрби училищесын тәмамлый, лаеклы ялда булса да, эшен дәвам итә, балалар үстерә. Әти-әни биргән тәрбия аларга маяк булып тора. Салават та, Илдар да әниләренә терәк булып, ихтирам итеп яшиләр. Әнисе авыртканда Илдар (кыз бала да алай булмас) әнисенә булышып, уколга кадәр ясый, даруларны алып кайтып кына тора, әнисе яныннан китми. Ә Салават атна саен диярлек әнисе янына кайта, хәлен белә. Әни кешегә шуннан да зур бүләк була микән ул?
Фидәнгөл апага озакламый 85 яшь була, ә ул һаман да хайван тота. Шулар белән сөйләшеп, күңелен ача. Ә Фидәнгөл апаның җырлаганын ишетсәгез, шаккатасыз. Җыр җырлап, күңел ачу үзенә бер рәхәттер, ләззәттер.
Фидәнгөл апа бигрәк тә йөрәкле кеше инде ул. Лаеклы ялга чыккач, авылына кире кайтып йорт сала. Ничә йөрәкле кеше булырга кирәк; тол калып, өй салу бик авыр. Татар кешесе бигрәк тә тырыш икән, диеп тагын бер уйлап куясың.
Ә менә төп йортта Фидәнгөл апаның Ризван исемле энесенең кызы Гөлсинә гаиләсе белән яши. Өйне яңартып, кирпечтән салдылар. Яшелчә үстереп, үзләренең тырышлыгы белән Паша исемле ире белән ике малай тәрбиялиләр. Паша эшкә бик батыр, эшендә зур дәрәҗәдә. Аларның әйбәт итеп тормыш коруларына авылдашлары, туганнары да бик сөенәләр. Гөлсинә балаларын бик якын күрә, аларны тәмле ризык, кайнар аш, ачык йөз белән каршы ала. Балалары да ягымлы, акыллы булып, әниләреннән үрнәк алып үсәләр (авыру әтисен дә карый әле ул Гөлсинә). Әни-әтигә терәк булып үссеннәр иде.

Татарның сугыш елларында булган батырлыгына ис китә. Татар халкы сугыш башланганда сан буенча бүтән халык арасында  7 урынны алып торса, сугыштан соң, статистикага караганда, орден-медальләргә, Советлар Союзы Герое исемен йөртүчеләр арасында безнең халык 2 нче урынны алып тора. Сугыштан соңгы елларда татар халкы Донбасс, Кузьбасс, Советлар чорында нинди яңа төзелеш бар, барысында да катнашкан. Бу  безнең  горурлык. Хәзерге буын яшьләренә дә болар барысы да үрнәк булсын иде. Татарлар белән русслар безнең авылда, мин белгәннән бирле, бик тату яшәделәр. Һәрвакытта да сугышлар булмыйча, шулай тату яшәргә ни җитми?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса