Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылыбыз көннән-көн матурлана

"Безнең ишегалды" республика программасы буенча эшләр көчәя бара. Безнең районда быел 32 йорт ишегалды төзекләндереләчәк.

Республика программасы буенча эшләрне Питрәчтәге Мишанин урамындагы 11 нче йорт территориясеннән башлап җибәрделәр.
Бу йорт янында зур эшләр башланды: биредә канализация коелары, люклар һәм торбалар алыштырылды.
- Бу бик проблемалы йорт иде. Кешеләр гел зарланды: канализация тыгыла торган иде, хәзер исә система яхшырак эшләячәк, - дип билгеләп үтә идарәче компания җитәкчесе Юрий Свиридов.
Хәзер чиратта - Мишанин урамындагы 6 нчы, 7 нче һәм Перчков урамындагы 5, 7 һәм 9 нчы йортлар.
- Бу йортлар иске, барысы да узган гасырның 70 нче елларында төзелгән, канализация һәм су торбалары күптән яраксыз хәлдә, черегән. Хәзер бу чуен торбаларны заманча полиэтилен торбаларга алыштырабыз. Канализация чокырларын кулдан казырга туры килә, чөнки техника белән монда кереп булмый. Әмма кайбер кыенлыкларга карамастан, эшләрне вакытында башкарабыз. Әле планда урам суүткәргеч челтәрләрен ремонтлау да бар, - ди Юрий Сергеевич.
Әлеге эшләрне киләчәктә зур үзгәртеп коруларга әзерлек дип әйтергә була. Бу территорияләр "Безнең ишегалды" республика программасы буенча яңартылачак.
- Республика программасы өч ел дәвамында тормышка ашырылачак, - ди районның торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Данис Хәмитов. – Бу программа буенча юлларны һәм тротуарларны асфальтлау, яктырту җайланмаларын яңарту һәм төзекләндерү буенча башка эшләр, мәсәлән, каты коммуналь калдыклар мәйданчыкларын төзекләндерү, балалар җиһазлары урнаштыру, яшелләндерү эшләре башкарылачак. Хәзер, нигездә, әзерлек эшләре бара, урамдагы коммуналь челтәрләрне алыштырабыз. Бу эшләр киләчәктә проблемалар килеп чыкмасын өчен район бюджетыннан һәм идарәче компаниядән финанслана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: республика программасы