Авыр вакытта ярдәм кулы сузучылар
Хәзер ”Шатлык” балалар приюты тулы изоляция режимында эшли. Бу авыр вакытта аларга кемнәр ярдәм кулы сузган? Без шул турыда белдек.
- Хәзер республиканың барлык стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карантинга ябылган. Бу безгә дә кагылды. Санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен без балалар белән үз территориябездә генә торабыз. Беркая да чыкмыйбыз һәм бармыйбыз. Беренче сменада 13 хезмәткәр эшләде. Алар балалар белән ике атна үткәрделәр. Хәзер икенче сменада 11 кеше. Алар гел монда, эш көненнән соң өйләренә кайтып китмиләр. 20 бала безнең опекага алынган. Аларга күңелсезләнергә ирек бирмибез: укыйбыз, дәресләр үткәрәбез, уйныйбыз, иҗат белән шөгыльләнәбез, - диде приют директоры Резеда Васыйловна.
Ул, пандемия башлангач, учреждениедә шәхси саклану чаралары җитмәве турында сөйләде. Әмма озак борчылырга туры килми аларга, приютка ярдәм итәргә теләүчеләр күп була.
Район башлыгы Илһам Кашапов иң кискен проблеманы хәл итә һәм балаларны да, олыларны антисептиклар, перчаткалар, саклагыч битлекләр белән тәэмин итә. Нотариус Равилә Мусина ире белән кәгазь сөлгеләр, сыек сабын һәм башка кирәкле средстволар алып килгән.
"Ак Барс" Кошчылык комплексы" ҖЧҖ генераль директоры Сергей Андреев ит продукциясе тәкъдим иткән, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов хезмәткәрләр һәм балалар өчен азык-төлек пакетлары алып килгән, Биектау районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мугинов хатыны белән приютта тәрбияләнүчеләрне татлы бүләкләр белән сөендергән.
- Безгә күрсәтелгән ярдәм өчен без барыгызга да бик рәхмәтле. Изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә, - дип барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде Резеда Васыйловна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа