Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аз булса да, даими гамәл...

Коръән уку вакытның бәрәкәтен бирә, көнебезгә ямь өсти.

Теләгебез булса, без һәрнәрсәгә дә вакыт таба алабыз. Игътибар иткәнегез бармы, кайвакытта унбиш минут зикер кылу, Коръән уку шулкадәр озак вакытны ала кебек тоела. Һичшиксез, безнең моңа вакыт җитмәс кебек. “Вакытым күбрәк булганда үтәрмен әле”, – дип, бу изге гамәлләрне кылуны кичектерәбез, ә шул ук вакытта ярты сәгатькә, йә аннан да күбрәк вакытка телевизор йә телефонга төбәлеп вакытыбызны юкка сарыф иткәнебезне сизми дә калабыз. Ул ярты сәгать күз ачып йомганчы үтә дә китә. 24 сәгатебезнең заяга узган ярты сәгате бу! Әйе, заяга, чөнки әгәр без ул ярты сәгать эчендә үзебезгә берәр файда алмаган булсак, ул, чыннан да, “җилгә очкан вакыт”...


Коръән уку вакытның бәрәкәтен бирә, көнебезгә ямь өсти. Кайбер кешеләр вакытлары никадәр генә тыгыз булса да һәркөнне Коръәннең берничә битен яки аның билгеле бер сүрәләрен укырга вакыт таба. Хәтта кыска гына, әмма бихисап зур фазыйләткә ия булган “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен, “Аятел-Көрси”не укуның гына да фазыйләте зур. Моны гадәткә кертергә генә кирәк. Пәйгамбәребез һәр кичне, йокларга ятар алдыннан, аларны укып, йөзеннән башлап, бөтен тәнен куллары белән сыпырып чыга иде, чөнки бу сүрәләрнең, Аллаһының рәхмәте белән, шәйтаннан саклавын беләбез. “Фатиха” сүрәсенә килгәндә дә, безгә аның шифа сүрәсе икәне мәгълүм. Пәйгамбәребез “Фатиха” сүрәсен, авырулардан шифа, дип атаган.


Гаҗәп, кыска, әмма фазыйләтле бу сүрәләрне һәрдаим уку, шулар бәрәкәтендә үзебезне дәвалау, саклауда безгә нәрсә комачау итә соң? Бу урында “вакыт җитми”, – дип әйтсәк, бу көлкеле җавап булачак!


Ислам тарихында Коръәнне бер төн эчендә дә, бер рәкәгать аралыгында да укып чыгучылар булган. Бу кешеләр өчен дә вакыт шул ук 24 сәгать булган, югыйсә. Аларның хезмәте безнекенә караганда күпкә авыррак, катлаулырак иде. Без эшләребез автоматлаштырылган, күпкә җайлаштырылган вакытта яшибез, әмма барыбер вакыт җитмәгәнгә, бернәрсәгә дә өлгерә алмаганга зарланабыз.
Әйе, без бер көн, бер төн эчендә Коръәнне укып чыгу сәләтеннән мәхрүм, әмма бик теләгән очракта һәр көнне даими рәвештә кайбер сүрәләрне уку гадәтен тормышыбызга кертә алабыз. Теләк кенә кирәк!


Барыбыз да фазыйләтле “Ясин” сүрәсен белә. Әби-бабайларыбыз Аллаһының рәхмәте белән, “Ясин”нең фазыйләтен, бәрәкәтен күреп яшәде. Мәрхүмнәр өчен “Ясин” сүрәсен укып, аларга дога кылу да безнең элек-электән килгән күркәм гамәлебез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Ясин – Коръәннең йөрәге. Берәү аны Аллаһы ризалыгы һәм Ахирәттәге иминлеге өчен укыса, Аллаһы аның гөнаһларын ярлыкар”, “Ясин”не мәрхүмнәрегез өчен укыгыз”, – дигән (Әбү Давыд, Ибне Мәҗе).


Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү “Ясин” сүрәсен төнлә укыса, иртән гафу ителер”, – дигән сүзләрен риваять иткән.


Шул рәвешле һәркем Коръән уку күләмен үзе билгели ала. Кемдер өчен ул көненә 10 бит, берәүләр өчен – 5, ә кайберәүләр өчен бер бит булырга мөмкин. Әмма бер көнне тулы бер җөз, ягъни 20 бит укып куеп, аннары айлар буе Коръәнне кулга да алмау дөрес гамәлме икән? Бәлки аз булса да, әмма даими рәвештә уку Раббыбыз алдында сөеклерәктер?! Бәлки изге гамәлне даими рәвештә кылуыбыз, безгә аның күләмен арттыруда да ярдәм итәр? Пәйгамбәребез: “Аллаһы каршында аз булса да, даими рәвештә кулланылган гамәл сөекле” (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим), – дип, юкка гына әйтмәгән.
Һәркайсыбыз Коръән укуны күркәм гадәткә кертә, аның бәрәкәтен тормышына күчерә алса иде.

 

фото - "Татар информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса