Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакчачыларны җир кишәрлекләрен өч ел эчендә куллана башларга мәҗбүр итәчәкләр

Росреестрның тиешле закон проекты закон проектлары эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан хупланган

Җир кишәрлекләре хуҗаларына өч ел дәвамында булган җирләрен куллана башларга йөкләмә биреләчәк, дип яза «Ведомости».

Документта җир участогын үзләштерү - аны кулланырга яраклы хәлгә китерү дигән сүз. Бу үзгәрешләрне Җир кодексына һәм гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлеге алып бару турындагы законга кертергә телиләр.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева сүзләренчә, бирелгән участокта рөхсәт ителгән эшчәнлек алып барылмаса, милекчедән җирне алырга мөмкиннәр. Ул ташландык җир кишәрлекләренең шәһәрләр һәм авыллар үсеше өчен зур проблема булуын әйтте.

Закон, Россия хөкүмәте җир кишәрлекләрен үзләштермәү күренешләрен билгеләсә, 2025 елның 1 мартында гамәлгә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса