Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар хәзер мультфильмны да үзләре төшерә

Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Брест крепостеның легендар сакчысы һәм Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловка багышланган анимацион фильм төшерәләр.

Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү буенча грант конкурсында җиңү яулады. Алар балалар мультипликация студиясен булдыру турында кызыклы проект әзерләгәннәр һәм 350 мең сумлык грант отканнар. Акчаны республика һәм район бюджетыннан бүлеп биргәннәр.
- Бу акчага без Мәскәүдә яхшы җиһазлар: курчак һәм гамәли анимация өчен махсус станоклар, проектор, интерактив такта, профессиональ камера – анимацион фильмнар төшерү өчен кирәк булган бөтен нәрсәне сатып алдык. Бу эштә тәҗрибәбез юк иде, бар да практикада барлыкка килә. Хәзер без беренче адымнар ясыйбыз, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Азат Шиһапов.
Мультипликация иҗатчыларының беренче эше Чуар тавык турындагы әкият булган. Аны “Скорлупино” Бөтенроссия фестиваленә багышлаганнар. Әкият артистларын балалар үз куллары белән ясаган, алар рус халык курчакларын, тавык, йомырка, ат, арбалар иҗат иткән. Мультфильм авторлары классик сюжеттан китеп, аз гына үз идеяләрен дә өстәп, картинаны заманчарак иткәннәр.
- Аннары без башка башкару техникасын да сынап карарга булдык һәм комда анимация ясадык. Балалар истәлекле урыннарны үзләре сайладылар һәм аларны комда сурәтләделәр, аннары фотога төшерделәр, монтажладылар, - дип балалар иҗаты белән таныштыруны дәвам итә Азат Рәис улы.
Балалар мультфильм өстендә бергә эшлиләр. Алар режиссерлар да, сценаристлар да, рәссамнар да, актерлар да. Хәзер якташыбыз, Брест крепостеның легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов турында анимацион фильм төшерүгә керешкәннәр. Балалар Әлбәден авылындагы музейда булып кайтканнар, Брест крепосте фильмын караганнар, шуннан илһамланып, фильм төшерергә керешкәннәр. Эш процессына сигез кеше җәлеп ителгән.
- Без мультфильм өстендә кадрлар белән эшлибез, - дип билгеләп үтә Надеждино мәктәбеннән сигезенче сыйныф укучысы Виктория Артамонова. - Башта гомуми картинаны ясыйбыз, ә аннары детальләр – куллар, корал, башка кешеләр, техника өстибез. Барысын да бергә эшлибез, бик тырышабыз. Миңа барыннан да бигрәк, мониторда фигураларның җанлануы ошый, алар хәрәкәт итә башлый, бу бик мавыктыргыч, - дип фикерләре белән уртаклаша ул.
Бу эшне Мәскәүгә мультимедиа технологияләре дөньясында иҗат эшләренең Бөтенроссия конкурсына җибәрәчәкләр.
Педагоглар һәм тәрбияләнүчеләрнең киләчәккә планнары зур. Алар үзләренең геройларын уйлап табарга, сюжет иҗат итәргә һәм күп серияле маҗаралы мультфильм ясарга хыяллана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы