«Балалар янәшәсендә булуыма шатмын»
«Шатлык» социаль приюты карантинга ябылды. Без учреждение хезмәткәрләренең яңа тәртипкә ничек ияләнүләре турында белдек
Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан без балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шатлык» приюты директоры Резеда Хәлилова белән аралаштык. Ул үзенең хезмәттәшләре һәм үз эшен ничек яратуы турында сөйләде.
Резеда Васыловна 2008 елда беренче тапкыр приютта тәрбияләнүчеләрне күргәч, үз башыннан үткәннәрне искә төшереп, елап җибәрә. Үзенең әтисен югалткан чагы исенә төшә аның. Газиз әтиеңнең тавышын башка ишетмәү, аны башка күрмәү бик авыр.
- Бу балалар да бит әти-әниләрен сагына. Әмма ни өчен алар монда? Аларга нәрсә булган? Мин алар өчен нәрсә эшли алам? – шул чакта аның уен әлеге сораулар биләп ала. Беренче эш көненнән үк ул әлеге сорауларга җавап эзли һәм һәр баланың язмышын ныклап өйрәнә башлый.
- Биредә бәхетле йолдыз астында туган балалар юк, әмма аларның киләчәккә өметләре бар. Алар бездә бер елга якын тернәкләнү уза. Шушы вакыт эчендә без аларны үз-үзләренә ышанырга, өметсезлеккә бирелмәскә, көчле булырга өйрәтергә тырышабыз, талантларын ачабыз, һәм иң мөһиме – яратуыбызны, кайгыртуыбызны белдерәбез, - диде приют директоры.
Резеда Васыловнаның кабинет ишекләре тәрбияләнүчеләр өчен һәрвакыт ачык. Әгәр аларны нәрсә дә булса борчый икән, алар теләсә кайсы вакытта аның янына керә һәм сөйләшә ала. Учреждение директоры буларак түгел, ә дусты, киңәшчесе, якын кешесе кебек.
Резеда Васыловна балалар приютында 15 елга якын эшли. Моңа кадәр ул сәламәтлек саклау системасында, социаль яклау бүлегендә эшли, әмма болар барысы да балалар белән бәйле түгел. Шунысы гаҗәп, ул һөнәре буенча укытучы.
- Мөгаен, мин сәләтемнең нидә икәнен ачыклый алмаганмындыр. Хәзер мин күп вакытымны шул өлкәдә үткәрмәвемә үкенәм. Һәрвакыт балалар белән булырга тиешлеген аңладым, - диде әңгәмәдәшем.
Коронавирус пандемиясе аркасында «Шатлык» приюты хәзер карантинда. Туганнарга балаларны өйләренә алып кайту тыела. Тәрбиячеләр дә приютта яшиләр. Алар сменалап ике атна саен алышына.
- Ирләребез, балаларыбыз, хәтта үзебез дә, бу хакта игълан иткәч шок хәлендә калдык. Өйгә гаиләң янына кайтып китәргә ярамый, ничек шулай? Минем тәҗрибәмдә мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Әмма коллектив, 37 кешенең барысы да моңа аңлап карады. Без барыбыз да берләшеп, башкача эшләп булмавын, моның балаларыбызның сәламәтлеге өчен кирәклеген аңладык. Туганнары да бу хәлгә аңлап карады. Балалар да хәзер гел үзләре янәшәсендә булуга ияләнде. Без бик нык якынайдык, бер зур гаилә кебек эшли башладык, - дип дәвам итә сүзен Резеда Васыловна. Ул үзе дә үзизоляция башланганнан бирле приюттан китми, инде 1,5 ай узды.
- Балаларны калдырасым килми, алардан башка үземә урын таба алмыйм, борчылам, чөнки эпидемик хәл гади генә түгел. Коллективка да ярдәм итәргә кирәк. Бу вакыт эчендә мин алардан гаять зур ярдәм тойдым, - дип билгеләп үтте ул. Район мәдәният бүлеге аларга күңелсезләнергә ирек бирми, төрле конкурслар, күңел ачулар оештыралар. Хәзер приютта 20 бала, алар арасында Арча районыннан өч бала бар.
- Аларның әнисе авариягә очраган, сәламәтлеге торышы буенча аларны алып китә алмый. Без аңа еш шалтыратабыз, балаларның фоторәсемнәрен җибәрәм, аларның уңышлары турында сөйлим, - дип сөйләде Резеда Васыловна. Приютта һәр баланың үз борчуы һәм авырлыклары бар, тәрбиячеләр аларга боларның барысын да кичерергә һәм киләчәккә ышаныч белән карарга булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа