“Балаларны полиция хезмәткәрләре белән куркытырга ярамый”
Балалар тыңламаганда, әти-әниләр әкияттәге тискәре персонажларны, ә кайвакыт полиция хезмәткәрләрен еш искә ала. “Әгәр елаудан туктамасаң, сине полиция абыең алып китәчәк” – еш кына шундый сүзләр белән баланы тынычландырырга тырышалар. Шул рәвешле, өлкәннәр балаларда хокук саклау органнары турында ялган күзаллау формалаштыралар. Алга таба бала махсус форма кигән кеше күргәндә курку тоярга һәм ярдәм кирәк булса, аларга мөрәҗәгать итмәскә мөмкин. Ә “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр полиция хезмәткәрләреннән курыкмыйлар, киресенчә, аларны күргәч шатланалар гына.
Бу юлы балаларны Белем көне белән котладылар һәм 25 балага стильле кием-салым бүләк иттеләр, аларның 15е – мәктәп укучылары, быел беренче тапкыр мәктәпкә баручылар. Берәүләр район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләрендә, икенчеләр – коррекция мәктәбендә укыйлар.
- Үзебез өчен куелган традицияне бозарга җыенмыйбыз, киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Без эчке эшләр органнарын җәза бирүчеләр буларак түгел, ә иң беренче чиратта, авыр тормыш шартларында ярдәмгә килә торган кешеләр буларак күрсәтәсебез килә. Балаларны полиция хезмәткәрләре белән куркытырга ярамый, - дип ассызыклады полиция полковнигы Зөфәр Гәрәфиев.
Бүләкләрне алар һәрвакыт индивидуаль рәвештә сайлап алалар. Моннан тыш, балаларның төс, фасон, стиль буенча нинди дә булса теләкләре булуы белән кызыксыналар. Шулай ук приют хезмәткәрләре һәм мәктәп укытучылары белән киңәшләшәләр.
Зөфәр Гәрәфиев, балаларны сәламләгәндә, киләчәктә кайсы да булса полиция хезмәткәре булса, шат булачагын белдертте.
- Мин булам! – дип җавап бирде беренче сыйныф укучысы Илья Исмәгыйлов.
Олылар аны кыюлыгы өчен мактадылар һәм аның теләге, һичшиксез, чынга ашачак диделәр, моның өчен бары тик яхшы укырга һәм үзеңне тиешенчә тотарга кирәк, дип санадылар.
- Мин кешеләрне бандитлардан сакларга телим, шуңа күрә полиция хезмәткәре булачакмын, - дип аңлатты ул безгә соңрак. – Миңа чалбар, шапка һәм оекбаш бүләк иттеләр, - дип мактанды малай.
- Ә миңа супер-форма бүләк иттеләр, - дип өстәде бишенче сыйныф укучысы Иван Фомахин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа