Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балтырган кырларыннан котылырга кирәк

Әгәр язын һәркем чүп-чарга каршы көрәшсә, хәзер исә питрәчлеләр зур мәйданнарны баскан һәм бик куркыныч тудыручы балтырганга каршы көрәш башладылар.

- 2018 ел балтырганга каршы көрәш елы дип игълан  ителде, – диде “Россельхозцентр” Питрәч бүлеге башлыгы Хәлим Миңнебаев. 

Балтырган – зур чүп үләне, аның агулы төрләре сәламәтлек өчен, ә кайвакыт  кеше тормышына да зур куркыныч тудыра. Үсемлекнең согы гына түгел, серкәсе, исе һәм хәтта чыгы да куркыныч. Үсемлеккә кагылуга тәнне пешерергә мөмкин. Балтырганга кагылуга тәнгә шунда ук зарар килмәскә мөмкин, аның төп куркынычы шунда да инде. Пешкән урыннар бик каты авырта һәм бик озак төзәлә. Әгәр балтырган согы тәнгә эләгә икән, аны шунда ук сабын белән юарга һәм,  кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Балтырган башка үсемлекләр өчен дә зарарлы. Туфракка агулы матдәләр бүлеп чыгаруы аркасында, башка үсемлекләрнең  орлыкларына үсеп китәргә комачауларга мөмкин.

Хәзерге вакытта  Татарстан территориясендә  балтырган шактый җирләрне биләп тора, ул территорияләр өчен дә, сәламәтлек өчен дә куркыныч тудыра. Ул  тышкы  мохиткә бик чыдам үсемлек, ел саен  зуррак территорияне биләп ала. Безнең районда  балтырган Шихаздадан Яңа Шигали авылына кадәрге зонада, шулай ук  Сула елгасы буеннан Колай авылына кадәрге урында киң таралган.

Район үзәге коллективларыннан ир-атлар инде икенче атна балтырганга каршы көрәшә, аларга Иске Шигали авылында яшәүчеләр дә кушылды.

– Явыз чүп үләненә каршы көрәшне оештыру район авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук әлеге үсемлек үскән җир биләмәләре хуҗалары карамагында. Районның барлык оешма һәм учреждение җитәкчеләрен үз коллективларын балтырганга каршы көрәшкә алып чыгарга чакырабыз, – диде Хәлим Хәмбәлович.

Балтырган бер генә тапкыр чәчәк ата, әмма ул бик күп орлык чәчә,  үләнне чапканнан соң да аның орлыклары чәчелеп, яңадан тишелеп чыгып чәчәк атарга мөмкин. Шуңа күрә дә аны юкка чыгару бик авыр. Шуны истә тотарга кирәк, аңа каршы көрәштә бик сак эш итәргә кирәк, бигрәк тә әлеге чүп үләненең согы һәм  парларыннан тәнне һәм үпкәләрне сакларга кирәк. Иң яхшысы әлеге үләннән  яшь чагында ук котылу, чөнки алар бу вакытта  зур куркыныч тудырмый. Шулай ук кояш нурлары тәнгә эләкмәсен өчен, балтырганны болытлы һәм җилсез көнне чабарга кирәк.  

Питрәчлеләр, сезне әлеге куркыныч үсемлеккә каршы көрәштә катнашырга чакырабыз. Әгәр берни дә эшләмәсәң, тиздән бакчачыларга аның белән үз участокларында көрәшергә туры киләчәк. Шул ук вакытта куркынычсызлык турында истә тотыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса