«Балык тоту — күңел халәте»: Камыш авылыннан Илнур Бакиров тыныч аучылык турында
Июльнең икенче якшәмбесендә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә

Камыш авылыннан Илнур Бакиров аяз көннәрдә иртә таңнан юлга кузгала.** Аны Чебакса күле, дулкыннар шавы үзенә дәшә һәм шуннан соң ул тын гына балык чирткәнен көтә. Безнең герой өчен балык тоту – ул хобби гына түгел, ә буыннан-буынга күчкән тулы бер тормыш фәлсәфәсе.
Барысы да Казанда җиде яшьлек малай дуслары белән олыларга ияреп елга буенда суга кармак салып, сабыр гына балык чирткәнен көткән чакта башлана. Алар җим турында да берни белмәгәннәр. Балык чиртми икән, туп тибәргә киткәннәр. Әмма балык тотуның чын тәмен Илнур 10 яшендә, әтисе суалчаннарны кармакка дөрес итеп тыгарга, кармак салырга һәм тыныч кына чирткәнен көтәргә өйрәткәннән соң башлана.
– Төп кагыйдә – кармакны кинәттән, каты итеп тартмау, югыйсә балык кармактан ычкынып китәргә мөмкин, – ди ул.
Илнур, шулай итеп ул беренче балыгын ничек итеп тотуын исенә төшерде. Ул, барысын да белеп бетермәгәнлектән, балыкны куаклар арасына кадәр очып китәрлек итеп тартып чыгарган. Әлбәттә, аннары аңа балыгын эзләргә туры килә.
Шуннан бирле бик күп күлләрдә, елгалар, буаларда була. Идел, Кама, Мишәдә алабуга, кәрәкә, кызылканат тота. Иң истә калган балык тоту 2002-2003 елларда Шанхай күлендә була (Идел култыгы). Кармак камышлар арасына ук кереп китә. Илнур, леска эләгеп калгандыр, дип уйлый. Ә аның кармагына бик зур чуртан балыгы эләккән булып чыга. Чын трофей, аның турында балыкчы әлегә кадәр искә ала.

Элек Илнур Бакиров гаиләсе белән Мирный бистәсендә яшәгән, алар янында гына Ковали күле булган. Аны таныш риелторы Камыш авылындагы йортларны карарга чакыра. Поселок читендәге булачак йортын күргәч, ул аны шунда ук ошата. Менә өченче ел инде яңа урында төзелеш алып бара – ремонт ясый, койма ясый, шушы көннәрдә яңа капкалар урнаштырган.
Ә балык тоту белән нишләргә соң? Күршеләр ерак түгел генә Чебаксада тын күл барлыгын әйткәннәр – бары тик 20-25 минут юл.
– Бу зур, чиста күл. Анда балык тоту өчен дә, балаларга су коену өчен дә бик уңайлы, – дип сөйли балыкчы.
Илнур әйтүенчә, балык тотуның сере бик гади: иртәрәк, таң атканчы ук торырга кирәк. Төнге сәгать 2-3тә чыгып, балык тота торган ермаклы урыннарны эзләргә. Дөрес җим кулланырга. Ул кармакка берничә суалчан тыгуны өстен күрә – болай эшләгәндә мондый җимне вак балыклар алырга курка, ә зуррак балыклар алырга тырыша.
– Чирткәндә балык су өстендә чайкала. Тынлык булса, җил булмаса – бу балык тоту өчен идеаль һава торышы, – дип уртаклаша күзәтүләре белән Илнур.
Дуслар белән дә, гаилә белән дә балык тотарга мөмкин. Хатыны Гөлназ һәм кызлары Эльвина белән Эмилия табигатькә һәрвакыт рәхәтләнеп баралар. Эльвина инде балыкны үзе тота, ә кечесе чиләктәге балыкларны сокланып күзәтә.

– Олы кызым беренче балыгын тотканда, бөтен күлне яңгыратып кычкырган иде! Бөтен балыкны куркытты, янда утырган балыкчылар миңа бик озак үпкәләп йөрделәр әле. Ләкин андый вакытта тыелып кала алмыйсың! – ди елмаеп кызның әтисе.
Илнур кышын балык тотарга яратмавын әйтә: балык тоту авырлыкларны җиңеп чыгу өчен түгел, ә рәхәтлек өчен булырга тиеш. Менә майдан сентябрьгә кадәр – нәкъ вакыты. Иң мөһиме – уылдык чәчү вакыты беткәнне көтү.
Тотылган балыкны Илнур Бакиров каклый һәм тозлый. Тиз башкарыла торган процесс түгел: тозларга, бастырып куярга, чебеннәрдән марля белән каплап, атна ярым-ике атнага элеп куярга кирәк. Көн саен әзерме, юкмы икәнен тикшерәсең.
– Тулысынча кипкәч, ашарга да була, – ди елмаеп балыкчы.
Ә менә Илнур уханы җәеннән – итле эре балыктан пешерергә хыяллана. Тик аны еракта, кеше аяк басмаган җирдә тотарга кирәк – җәен тынлыкны һәм тынычлыкны ярата.

– Яхшы уха өчен тынлык, тынычлык, чуртан, судак балыгы кирәк. Әлбәттә, һәр балыкчының үз сере бар: суган, бәрәңге – моны һәркем белә. Ләкин кемдер кишер, атланмай, тәмләткечләр өсти, – ди ул.
Белгечләр әйтмешли: "Балык тоту – күңел халәте ул". Камыштан Илнур моңа ачык дәлил.
– Табигать, балалар, палатка, учак... Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк? – ди үз фәлсәфәсен җиткереп безнең герой.
Балыкчы көнендә "тын ау" сөючеләргә балыкның күпләп эләгүен, яхшы һава торышы, янәшәләрендә тугры дуслар телисем килә! Ә иң мөһиме – бу искиткеч шөгыль буыннарны берләштерсен һәм яхшы гаилә традициясе буларак саклансын. Кайчакта синең күпме балык тотуың түгел, бәлки су буенда бу мизгелләрне кем белән уртаклашуың күпкә мөһимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia