Бар җирдә икмәк өчен көрәш бара
Узган ял көннәрендә яуган яңгырлар комбайнчыларга, кырда эшләүчеләргә бераз ял итеп алу мөмкинлеге бирде. Җәйге яңгыр озак яумый һәм бик тиз кибеп тә бетә. Шуңа да игенчеләр “кыр корабларын”инде кабат иген басуларына алып чыкты. Ә менә ашлык җыю фронтының башка участокларында, мәсәлән, ындыр табакларында эш бер генә минутка да туктап тормый. Анда ярты төнгә кадәр эшлиләр дияргә була. Биредә эшләүчеләргә ашлыкны киптерергә, сортларга аерырга, саклау өчен складларга озатырга кирәк.
Колай ындыр табагын кырык елдан артык инде Надежда Сергеевна Хлопкова җитәкли.
– Бу еллар эчнедә күп нәрсә үзгәрде, – диде тәҗрибәле игенче, – бу куллардан инде күптәннән ипи исе килә, кызу урак вакытында монда, ындыр табагында кунабыз дияргә була.
Мин бит совхозда бухгалтер булып эшли башладым, ә соңрак баш икътисадчы булып эшләдем. Урып-җыю эшләре вакытында хуҗалык җитәкчелеге мине монда, ындыр табагына билгеләде. Бу елларда нәрсә генә күрмәдек, ашлык мул булган чаклар да, корылык та, ашлыкның алтынга тиң чаклары да булды. Әмма без һәрвакыт намус белән эшләдек, аз булса да, күп булса да, икмәк икмәк инде ул.
Быел ашлык төрлечә кайта, мисал өчен, беркөнне кырдан 160 тоннадан артык ашлык кайтты, гадәттә, уртача йөзгә якын тонна икмәк кабул итәбез.
Минем ярдәмчеләрем бик яхшы, аларга һәрвакыт таянырга була. Машинистны гына алыйк, ул да монда күптәннән эшли. Ул үз эшен белә һәм аны намус белән җаваплы башкара.
Сүз уңаеннан, Надежда Сергеевна үзе дә авыл хуҗалыгы машиналарының көен белә. Ул двигательнең тавышыннан ук машинаның ничек эшләвен аңлый.
Валерий Карташов элегрәк машина йөртүче булып эшләгән, ә хәзер биредә орлыкларны сортларга аеруда эшли, хәер, бүген монда сезонлы эш башкарылса да, ул, нигездә, ел буе дәвам итә. Әлбәттә, эш җиңел түгел.
Венера Романова ындыр табагында икенче ел гына эшли.
- Бу эш миңа кечкенәдән таныш, Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә укыган вакытта, колхозга урып-җыю вакытында булыша идек, моңа кадәр фермада машина ярдәмендә саву операторы булып эшләдем, хәзер исә биредә эшләргә карар иттем, - ди Венера.
Алена Кузнецова җирле мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган һәм шулай ук ындыр табагында булышырга, һәм, әлбәттә инде, акча эшләп алырга карар иткән.
- Без ике смена эшлибез, - дип сөйләвен дәвам итә Надежда Хлопкова, - балалар беренче сменада эшлиләр. Эшче куллар җитеп бетми, тагын берничә кеше булса, яхшы булыр иде.
Бездә ашлык саклауга һәм фуражга китә, булачак уңыш өчен орлыкларны инде әзерләдек. Хәзер исә сабан культураларын кабул итәргә әзерләнәбез, шуңа күрә бездә эш күп.
"Агролак" ҖЧҖдә барлыгы алты комбайн, дүрт "Нива" һәм ике "Полесье" эшли. Бөртекле культуралар барлыгы 1333 гектарны алып тора, гектардан уңыш чыгышы 18,7 центнер тәшкил итә. Уҗым арышы тулысынча җыеп алынды, соңгы гектарларда көзге бодай урып-җыела.
- Быел бөртекле культуралар төрле кырларда төрлечә үсте, уңыш чыгышы да төрле, - ди утыз елдан артык стажга ия комбайнчы Григорий Калашников, - шулай да, барыбер кырларда ашлыкны калдырып булмый бит. Минем ярдәмчем булып улым Николай эшли. Сүз уңаеннан, без үткән сезоннан алып яңа техникада - "Полесье-Десна-12" комбайнында эшлибез.
Безнең кәеф яхшы, уңышны вакытында җыеп алырга тырышабыз.
Бүгенге көндә районда 17,2% бөртекле культуралар җыеп алынды, уңыш чыгышы - гектардан 24,2 центнер. Иң күп уңыш чыгышы - "Питрәчагрохим" ҖЧҖ - 31,4, Золина Е.Н. КФХ - 30,1, "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ - 29,8, "Рацин-Шәле" ҖЧҖ - 29,3.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа