Барыгызны да Май чабу бәйрәмендә көтәбез!
Якшәмбе, 1 март көнне, Питрәч авылында Наратлыкта «Май чабу» бәйрәме узачак.
Бәйрәм кунакларын театральләштерелгән тамаша, кызыклы уеннар һәм конкурслар, концерт программасы, әйлән-бәйлән, лотерея уйнату, традицион карачкы яндыру көтә.
Башлана 11.00 сәгатьтә.
Шулай ук бу көнне башка авыл җирлекләрендә дә бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үтәчәкләр.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа