Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барыгыз да наратлыкка – Кышкы күңел ачулар башлана

Питрәчлеләрнең яратып өлгергән "Кышкы күңел ачулары" кабат башланып китә. Бу якшәмбедә наратлыкта яңа сезонны ачу чарасы булачак. Әлеге чараны үткәрү һәр атнада планлаштырылган, ә актив ял көннәрен кышны озату - Май чабу бәйрәме тәмамлаячак.

22 гыйнварда 11 сәгатьтә барлык питрәчлеләрне сәламәтлек көннәрен рәсми рәвештә ачу чарасына чакырабыз.

29 гыйнварда "Кышкы карусель" бәйрәме планлаштырылган. "Әгәр кыш булмаса" күңел ачулары 5 февральдә үтәчәк. Традицион "Россия чаңгы юлы" чарасы 11 февральгә билгеләнгән, ә 19 февральдә - район хуҗалык җитәкчеләре арасында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" спартакиадасы. Ә инде 26 февральдә барыгызны да кышны озату чарасына һәм Май чабу бәйрәменә чакырып калабыз. Барлык чаралар Питрәч наратлыгында үтәчәк. Программалар сәгать 11дә башланачак.

Бу ял көннәрендә үк наратлык шау-гөр килеп торачак. Оештыручылар конкурс һәм уеннарда катнашучыларга күтәренке кәеф һәм яхшы призлар вәгъдә итә. Моннан тыш сез табигать кочагында кышкы иртәнге саф һавада рәхәтләнеп ял итә алачаксыз.

Күңелел ял көннәре сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса