Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баш авыртудан интекмәс өчен 5 киңәш

Невролог Диләрә Алтынбаева киңәшләре

1. Эштән соң ял итегез. Ял итмәү нерв системасына тискәре йогынты ясый, ул һәрвакыт ярсынган халәттә булырга мәҗбүр. Көнегезне гимнастика ясаудан башлагыз, күбрәк җәяү йөрегез. Эштән кайткач, кайнар су белән салкын суны чиратлаштырып, душ керегез. Ял көннәрен эшкә түгел, ә үзегезгә һәм гаиләгезгә багышлагыз. Шимбә-якшәмбедә дачага, кино яки концертка барып кайтыгыз. Спорт залында шөгыльләнү, бассейнда йөзү, йоклар алдыннан йөреп керү дә – хисси киеренкелектән котылуның бер дигән чарасы.

2. Йокыгызны туйдырыгыз. Төнге йокы 6–8 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Шул вакыт эчендә нейроннардагы матдәләр алмашы үз хәленә кайта, ә баш мие яңа бурычларны үтәргә әзерләнеп куя. Иртәрәк торырга кирәк булса, кичтән иртәрәк ятыгыз. Ләкин дөрес итеп йоклый да белергә кирәк әле. Йокы бүлмәсен җилләтеп алыгыз. Бүлмә караңгы булырга тиеш: барлык утларны сүндерегез, пәрдәләрне ябыгыз. Йокы ритмнарын җайга салучы, организмны яшәртүче, активлыгыбызга юнәлеш бирүче мелатонин гормоны бары тик дөм караңгыда гына эшләп чыгарыла. Урынга яткач, гаджетларны кулга да алмагыз – экраннан сирпелгән зәңгәр ут мелатонин барлыкка килүгә комачаулый, йоклап китәргә ирек бирми.

3. Дөрес тукланыгыз. Каһвә, исерткеч эчемлекләр, майлы ризыклардан баш тартыгыз.

4. Эш вакытында тәнәфесләр ясап алыгыз. Әгәр озаклап компьютер каршында утырырга туры килсә яисә көн буе бертөрле эш башкарырга кирәк булса, бу аеруча әһәмиятле.

5. Сәламәтлегегезне кайгырта башлагыз. Төрле тикшеренүләр шуны күрсәткән: киеренкелектән баш авырту үз сәламәтлегенә артык исе китмәгән кешеләрдә ешрак барлыкка килә. Кимендә елга бер тапкыр табибка күренеп торуны гадәткә кертегез. Шулай итсәгез, организмыгызның эшчәнлегендәге тайпылышлар иртә стадиясендә үк ачыкланачак һәм аларны төзәтеп җибәрү өчен аз гына дәвалану да җитәчәк. Елга бер булса да башыгызга һәм муендагы яка зонасына массаж ясатырга тырышыгыз.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр