Белоруссиянең Брест шәһәре һәм безнең район арасында күперләр салына
Фотода: Район башлыгы Илһам Кашапов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дамир Байгильдин, Әлбәдендә фестивальне оештыручы һәм идея авторы Наилә Таҗиева, Петр Гаврилов музееның фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова Беларусь Республикасында “Брест крепосте-герой” Мемориаль комплексы”нда булдылар.
Питрәч районы делегациясе рәсми визит белән Брест шәһәрендә булды. Хакимият вәкилләре мәдәният һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Питрәч районын Белоруссиядәге шәһәр белән Брест крепостеның легендар сакчысы Петр Гаврилов берләштерә. Ул безнең Әлбәден авылында туган, Брестта Герой булган һәм үз васыяте буенча шунда җирләнгән.
Брест шәһәренең рәсми затлары белән очрашу вакытында район башлыгы Илһам Кашапов Әлбәдендә узган фестиваль турында сөйләде.
- Фестиваль белән кызыксыну көтелгәннән дә уңышлырак булды. 150гә якын кеше яши торган авылга сугышның беренче көнен реконструкцияләүне карарга 8 меңнән артык кеше килде, - дип билгеләп үтте ул.
Быел фестивальне уздыру өчен Әлбәдендә Холм капкаларын торгызу һәм Көнчыгыш форт территориясен “киңәйтү” планлаштырыла. Шуңа күрә делегатлар Брест мемориалының һәйкәлләрен һәм тарихи арт-объектларын үзебездә төгәл күрсәтү өчен аеруча зур игътибар белән өйрәнделәр, аларның нечкәлекләрен билгеләп үттеләр.
Алар шулай ук “Әлбәден” фестивален уздыру көнендә “Брест-Питрәч” телекүперен оештыру мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.
Петр Гаврилов якташлары Брест гарнизон мемориаль зиратында аның каберенә чәчәкләр салды. Илһам Кашаповка туфрак салынган истәлекле капчык бүләк иттеләр. Аның сертификатына изге туфрак 1941 елның июнь-июль айларында немец фашистларына каршы көрәштә Брест крепостен яклаучылар тарафыннан дәһшәтле сугышлар һәм үлемсез батырлыклар кылынган урыннардан алынган, дип язылган. Хәзерге вакытта Әлбәден музеенда бүләк ителгән тарихи методичкалар, китаплар һәм картиналар ярдәмендә яңа экспозиция әзерлиләр.
- Якташыбызның батырлыгын күрсәтү һәм аның турында сөйләү өчен, Герой күмелгән урынга балаларга экскурсияләр оештыру идеясе туды. Мөмкин кадәр күбрәк питрәчленең бу тарихны белүен телибез. Әмма мондый сәфәрләр, һичшиксез, конкурс нигезендә узарга тиеш. Бирегә тарихка битараф булмаган әзерлекле кешеләр килергә тиеш, - дип билгеләп үтте делегация әгъзасы Наилә Таҗиева.
Киләчәктә Петр Гаврилов музей-йортын киңәйтү дә планлаштырыла. "Брест крепосте-герой" Мемориаль комплексы" директоры Григорий Бысюк ике музей арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
- Мемориаль комплекстагы музейлар безне плазмалы панельләр, аудиогидлар һәм электрон китаплар белән гаҗәпләндерде. Махсус аудиовизуаль эффектлар ярдәмендә монда сугыш чоры атмосферасына чумасың. Брест крепосте хәрабәләре, атыш эзләре, диварлардагы язулар... беркемне дә битараф калдырмый, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Наилә Камилевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа