Бер ел эчендә Питрәч районы халкы саны 10 меңнән арткан
Уңай динамика турында район башлыгы Илһам Кашапов белдерде.
Питрәч районында уңай демографик күрсәткечләргә ирешелгән, халык саны артуы 1 мең кешегә +4,6 тәшкил иткән.
"2023 елның 1 гыйнварына районда халык саны 64 952 кеше тәшкил итә. 2022 елның 1 гыйнварына әлеге сан 53 730 кеше ид", — дип билгеләп үтте Кашапов.
Район башлыгы сүзләренчә, республика буенча уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, районда кан әйләнеше системасы, сулыш, ашкайнату органнары, яңа төр авырулардан үлүчеләр саны һәм эшкә яраклы халык арасында үлем дәрәҗәсе түбән.
"2021 ел белән чагыштырганда, сабыйлар арасында үлүчеләр саны сизелерлек кимеде: 2022 елда туган 1 мең кешегә 6,8дән 1,4кә кадәр", — дип хәбәр итте район башлыгы.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп программаларын үтәү буенча эш алып барылды: балалар өчен профилактик тикшерүләр 92%ка планнар үтәлде, өлкән кешеләрнең 75%ы диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләргә җәлеп ителде, 65 яшьтән олырак затларны диспансеризациягә, профосмотрларга, скринингка, табиблар янына алып бару буенча план100%ка үтәлде.
Халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган табиб амбулаториясен ачу Көек халкы өчен узган елның мөһим вакыйгасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia