Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бер очрашу - үзе бер гомер

Соңгы елларда күп төбәкләрдә авыл көннәрен үткәрү традициягә керә башлады. Берсен-берсе сагынган, ераклардан кайткан кешеләрнең очрашулары бик яхшы, әлбәттә. Бер урамда, янәшә яшәүчеләр исә, яшәү дәверендә дуслашып, туганлашып та бетә.

Чыты авылының Чулпан урамында яшәүчеләр бергә җыелып сөйләштек тә шушындый бер кичә оештырырга дигән фикергә килдек. Бу инициативаны Рәмзия һәм Илшат Зиннәтовлар, Альмира Зиннәтова хуплады. Башта ниндиерәк формада оештырырга икәнен сөйләштек, планын төзедек, аннан  бергәләп табын  әзерләдек, урамдашлар булышырга килде. Зур, озын өстәл артына шушы урамда яшәүче һәркемгә урын табылды: Ленин ордены кавалеры, 90 яшьлек Минзифа апа Зиннәтова да, ветеран укытучы Әлфия апа Мортазина, 90 яшен тутырган  Хатирә әби дә, гомере буе колхозда көч куйган Сания, Зөләйха апа да безнең урам кешеләре! Урамыбызның хөрмәтле кешеләренә истәлек-бүләк итеп китаплар, блокнотлар тапшырдым. Олылар белән беррәттән яшьләргә дә урын табылды. Бергәләп тәмле ризыклар белән сыйландык, урамдагы кызыклы кешеләр, вакыйгаларны искә алдык. Урамыбызда яшәп, бакыйлыкка күчкән әрвахларны да искә алдык, мәчет әһелләре җомга намазыннан кайтышлый, безнең яныбызга тукталып, Ясин, Тәбарәк сүрәләре укып, табыныбызга, рәсми булмаган чарабызга тагын да ямь өстәделәр. Табыныбызга дњрт буын Хадиуллиннар нәселе вәкилләре килеп кушылуы үзе бер могҗиза! Мөнәвәрә апа, Татар Тау Иле авылында туып, урамыбызга 1951 елны килен булып килә. Кызы Рәсихә апа, язмышлар кушуы белән, Казахстан якларында яшәп, гаиләсе белән  туган авылыбызга әйләнеп  кайтты. Шушы көннәрдә алар гаиләсенә кызы Гөлназ оныгы Анита  белән кунакка кайткан. Мөнәвәрә апаның туган көне дә иде әле ул көнне! Бәйрәм өстенә бәйрәм булды бу! Чулпан урамында сүзгә, җыр-биюгә оста кешеләр җыелган икән, ләбаса! Бергәләп җырлашып, биешеп утыра торгач, вакытның узуы да сизелмәгән! Элек кунаклар килгәндә бер самавыр чәй эчелде дип сөйләгәннәр. Безнең очрашуда исә, алмаш-тилмәш ике күмер самавыры бертуктамый чәй белән сыйлады үзебезне! Урамдашыбыз Халисә апа пешергән тәмле коймаклардан, кунаклар үзләре белән алып килгән күчтәнәчләрдән озаклап, тәмләп чәй эчә-эчә, киләсе елларга да исән-сау килеш очрашырга сүз куештык. Мәсәния апаның озын өстәл-урындыклары бу көнне бушамады, кунаклар белән тулып торды. Бер очрашу - үзе бер гомер, дип юкка гына әйтми безнең халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Чыты, авыл көне