Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм пособиене ничек рәсмиләштерергә һәм аның күләме күпме

Бу хакта Татарстан Социаль фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда 17 яшькә кадәрге 200 мең баланың ата-анасы бердәм пособие ала. Аны рәсмиләштерү өчен керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә гариза бирергә кирәк.

«Бердәм пособие керемнәре бер кешегә туры килә торган яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә билгеләнә, ул республикада 13135 сум тәшкил итә. Социаль ярдәмнең әлеге чарасын рәсмиләштергәндә гаиләнең керемнәренә һәм мөлкәтенә комплекслы бәя бирелә, ата-аналарның мәшгульлеге яисә аларның эшләмәү сәбәпләре исәпкә алына. Бердәм пособие бер елга билгеләнә. Быел аның күләме 50 процент - 6 370 сум, 75 процент - 9555 сум һәм 100 процент - 12741 сум тәшкил итә», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Түләүнең күрсәтелгән срогы тәмамланганнан соң, 17 яшькә кадәрге барлык балаларны күрсәтеп, гаризаны яңадан бирергә кирәк. Гаиләләр гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәктә яки Социаль фондның клиент хезмәтендә бирә ала. Шуннан соң фонд белгечләре, мөрәҗәгать итүчеләрнең керемен һәм мөлкәтен исәпкә алып, аларның мохтаҗлыгына комплекслы бәя бирәчәк.

«2024 ел башыннан бердәм пособие билгеләгәндә гаиләнең исәпкә алынмаган керемнәре исемлеге киңәйтелде. Керем исәбенә опекага алынган балаларга ачылган номиналь счётлар буенча процентлар, шулай ук «Герой-ана» исеме, «Ата-ана даны» ордены яки медаль ордены өчен алынган түләүләр кабул ителми», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Моннан тыш, 1 июньнән балигъ булмаган баланың керемнәре дә исәпкә алынмый, бу мәктәптә, урта махсус белем бирү учреждениесендә яки югары уку йортында көндезге бүлектә укучыларга кагыла. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел әлеге ярдәм чараларына 26 млрд сумнан артык акча каралган, хәзер балаларның якынча 23 проценты түләүне ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса