Беренче Май бистәсендә мәчет, ә Богородск авылында ифтарлар үткәрү өчен зал төзелә
Узган елның декабрендә Беренче Май бистәсендә мәчет нигезенә беренче таш салынды, бүген ул кунакларны кабул итәргә әзер диярлек. Бина эчендә бизәү эшләре генә калган, шул ук вакытта тышкы территорияне төзекләндерәләр.
– Бөтен мәйданчык буйлап юллар ясадык, брусчатка җәя башладык. Бер айдан мәчетне ачарга ниятлибез, – дип аңлатты район мөхтәсибәте вәкиле Фазыл Нургалиев. Мәчет сиксән мәхәллә кешесенә исәпләнгән. 354 квадрат метрлы бина ике катлы булачак. Беренче катта ир-атлар гыйбадәт кылачак, икенче кат хатын-кызлар өчен билгеләнгән. Хатын-кызлар бүлегендә колонкалар һәм телевизор урнаштырылачак, алар да мулланың вәгазьләрен тыңлый алачак. Шулай ук икенче катта олылар һәм балалар өчен мәдрәсә булачак.
– Хәзер мөселманнар җомга вәгазенә Гилдеевога яки Богородскига баралар. Халык күптәннән нәкъ менә авылда мәчет төзүләрен сорады, аның кайчан ачылуы белән кызыксыналар, – дип сөйләде Фазыл Нургалиев.
Богородск авылында мәчет узган ел ачылган. Аны төзү ун елга кадәр сузыла. Хәзер монда ифтарлар һәм төрле дини бәйрәмнәр өчен зал төзелә. Ул 60-70 кешене сыйдырачак. Аш бүлмәсеннән тыш, ифтарханда ризык әзерләү өчен кухня зонасы булачак. Богородск авылының “Сәхәр” мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллаганиев сүзләренчә, бу авыл рус авылы булса да, җирле мөселманнарда мәчеткә ихтыяҗ һәрвакыт булган. Җомга вәгазьләрендә мәчеттә 50гә якын кеше була. Гает бәйрәме намазларында кеше күп җыела. Узган ел мәчет каршындагы мәдрәсәдә Ислам нигезләре буенча курсларга 50гә якын кеше йөргән.
– Бездә дингә килүчеләр, ислам кануннары буенча яшәүчеләр арта бара. Узган Рамазан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мәчеттә кешеләргә урын җитмәде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм битараф булмаганнар ярдәмендә ифтарлар өчен зал төзелә башлады. Мәчет төзелешендә ярдәм итү – ул хәер, ул кешегә үлгәннән соң да – бу бинадан файдаланган вакытта савап китереп тора, – дип сүзен йомгаклады имам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа