Бергәләп күбрәк эш башкара алган булыр идек
Питрәч авыл җирлегендә район җитәкчелегенең җирлектә яшәүчеләр белән очрашуы үтте. Питрәчлеләр монда узган елда район үзәгендә башкарылган эшләр һәм алга куелган планнар белән танышты.
Очрашу авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиковның традицион хисап бирүеннән башланды. Ул 2018 елда бюджет үтәлешенә, җирле фермерларның грант ярдәме өлкәсендәге уңышларына, ике авыл хуҗалыгы кооперативы барлыкка килүгә, шулай ук район үзәгендә яңа социаль объектлар һәм җәмәгать киңлекләре төзелешенә тукталып үтте. Али Рафиков шулай ук барлык актив һәм эш башлап йөрүче питрәчлеләрне авылларны төзекләндерүдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Җыенда ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Харисовна да катнашты, ул 2018 елның республика өчен нинди булуы турында сөйләде.
Якын киләчәккә планнарны район башлыгы Илһам Кашапов җиткерде. Быел Питрәчтә яңа спорт комплексы төзелеше башлана, ике йорт капремонт программасына керде, соципотека буенча 27 фатирлы бер йорт төзеләчәк. Юлларны ремонтлау һәм тротуарлар салу эше дәвам итәчәк. Район башлыгы соңгы мәсьәләгә аерым тукталып үтте. Ул Питрәч җирлегендә үзара салым буенча рефрендумның үтмәвен аерым ассызыклап билгеләп үтте. Ә бит халыктан җыелган акчалар тротуарлар төзелеше өчен тотыласы иде. Без биш йөз сум түләп, Питрәчнең барлык кеше күпләп йөри торган урыннарында уңайлы тротуарлардан йөрү мөмкинлеге алган булыр идек. Хәзер җәяүлеләр юлларының 1340 метрында гына эш башкарылачак. Илһам Кашапов питрәчлеләрне быел үзара салым программасына, аның мөмкинлекләренә җитдиерәк карарга, киләсе елда да аннан файдаланырга чакырды.
Шулай ук Питрәчкә кергәндә супермаркеттан “Бәләкәч” балалар бакчасына кадәрге арада светодиод яктырткычлар, район үзәгендә өч светофор урнаштыру, берничә урамга газ кертү, төзекләндерү буенча күп кенә эшләр башкару планлаштырыла. Авылның нәкъ үзәгендә, район полиция бүлеге артындагы һәм Гагарин урамындагы төзелеп килүче яңа йортлар артындагы урнашкан иске тузган сарайларны демонтажлау хисабына авылның йөзен үзгәртү планлаштырыла. Мишанин урамында яшәүче Нина Николаевна Овчинникованың да сораулары әлеге темага кагылышлы иде. Сүз уңаеннна аның сораулары күп иде. Аны мондый сарайларны хосусыйлаштыру мөмкинлеге булу-булмавы белән дә кызыксынды. Али Рафиков аңлатканча, әлеге процедура өчен кайбер документлар кирәк. Ә менә бу урамда тузган корылмаларны сүтү өчен янәшәдәге йортларда яшәүчеләрдән гариза булуы да җитә.
Быел авылда үзәк мәчет һәм чиркәү төзелешенә зур игътибар биреләчәк. Соңгысы өчен урын билгеләнгән – боз сарае артындагы буш участоктан. Шулай ук монда да питрәчлеләрнең катнашы һәм ярдәменнән башка булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа