“Без авылдашларыбызны сөендерүебезгә бик шатбыз”
Агымдагы ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде.
Шул уңайдан Чыты һәм Иске Йорт авылларында "Рәхәткә чыдап кара" музыкаль комедиясен сәхнәләштереп күрсәттек. Бу авыл халкы һәм кайткан кунаклар өчен 8 март бәйрәменә бик матур бүләк булды дияр идем. Тамашачылар премьерадан соң хис-кичерешләре, фикерләре белән дә уртаклаштылар.
“Авылдан бик зур хисләр белән килдем. Бәйрәм кичендә клубка җыелдык. Күрше Чыты авылы үзешчәннәре “Рәхәткә чыдап кара" - дигән уен көлкеле, гыйбрәтле театр куйдылар. Безнең күңелләргә бик хуш килде. Хисләремне тыеп тора алмадым, әлбәттә. Сәхнәгә менеп бәйрәм белән котлап, олы рәхмәтемне җиткердем, уңышлар теләдем. Авылдашларга, килгән кунакларга бәйрәм бүләге итеп шигыремне укыдым. Авылыбыз зур булмаса да әле гөрләп тора. Үзебезнең, авыл яшьләренә дә, Чыты авылы уңган-булганнарына тормышта да уен-көлке белән шат яшәүләрен телим,” – диде Мәдинә Мортазина.
“Театр - яктылыкка, нурга илтә...” дигән бөек Тукаебыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа