Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

"Без бергә" бәйгесе: уңышлар һәм кичерешләр

"Без бергә!" Республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы өч ел дәвамында үз тирәсенә милли кыйммәтләргә гашыйк меңнәрчә укучыларны һәм укытучыларны туплады.

Әйтергә кирәк, әлеге бәйгене без гел көтеп алабыз һәм бик теләп катнашабыз. Шушы өч елда фестиваль белән бергә атлыйбыз дисәк тә ялгыш булмастыр кебек.

Бәйге үзенең җанлылыгы, халыкчанлыгы белән үзенә дәшеп, тартып тора. Биредә катнашучы конкурсантлар бәйге барышындагы шушы берничә сәгатьтә бер-берсе белән шулкадәр нык дуслашып, якынаеп китә ки, хәтта аерылышу авыр. Алар берсе өчен икенчесе чын йөрәктән борчыла, шатлана. Барысы да гади, шул ук вакытта сүзләр белән генә аңлатып бетермәслек дәрәҗәдә йөрәккә якын халык кыйммәтен саклауга, барлауга, танытуга үзеннән өлеш кертергә тырыша.
Милләтнең ялтыравык асылташын, бизәген, кыйммәтләрен һәм, ниһаять, үзенең кече Ватанын Республика халкы алдында күрсәтергә теләгән, халыклар дуслыгының әһәмиятен тирән аңлаган бер кеше дә битараф калмаган биредә. Әлбәттә, иң элек әлеге фестиваль-бәйгене оештыручыларга, бәяләүчеләргә олы рәхмәт җиткерергә кирәктер. Алар, иренмичә, һәрбер зона ярышында катнашып, һәр чыгышка дөрес бәя биреп, этаплап, зур күләмле республика бәйгесен оештыруга һәм туплауга әйтеп бетергесез көч куялар.
Бу елда әлеге бәйге күп кенә традицияле номинацияләрдә оештырылды. Бәйгенең масштабы, катнашучылары елдан-ел күбәя. Билгеле, бәйгенең программасы арту да моңа сәбәптер. Быел мәктәп укытучылары, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырылган "Иҗат канатлары”,  “Иҗади гаилә” кебек яңа номинацияләр дә өстәлгән иде.
Бәйгенең беренче елында мин мәктәп укучылары арасында “Халык вокалы” (7-12 яшь) номинациясе бәйгесенә әзерләгән идем укучыны. Ул 5 сынау үтеп, дипломант булды, Гала-концертта катнашты. Икенче елда исә конкурсантларны мәктәп укучылары арасында “Халык вокалы” (7-12 яшь) һәм  “Халык вокаль ансамбле” (12-17 яшь) номинацияләре өчен әзерләдем. Беренче конкурсантым зона ярышларында катнашып (7-12 яшь), ә икенчеләре муниципаль  этапта II дәрәҗә лауреат булдылар.
Бу елда шулай ук балаларны мәктәп укучылары арасында “Халык вокалы” (7-12 яшь - 13-17 яшь) һәм  “Халык вокаль ансамбле” (12-17 яшь) номинацияләре өчен бәйгегә әзерләдем. Мәктәбебезнең үзем җитәкли торган “Яңгыравык тамчы” ансамбле (7-12 яшь) зона ярышларына үтү бәхетенә иреште һәм анда II дәрәҗәдә,  “Халык вокаль ансамбле” (12-17 яшь) номинацияләре өчен катнашучы укучым муниципаль этапта II дәрәҗәдә лауреат булдылар.
Укучыларым белән беррәттән  үземнең дә бәйгегә катнашып карыйсым килде. Чөнки белә, сизә идем: укучыларга бу очракта үзем дә ниндидер үрнәк күрсәтергә тиешмен.
Мәктәп укытучылары, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырылган "Иҗат канатлары” бәйгесе нәтиҗәләре буенча зона ярышларына үттем, анда  I дәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булдым.
Һәм менә дулкынландыргыч көн. Республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы. Гала-концерт. Казан шәһәре. Мин - Питрәч районының кечкенә бер авылында 33 ел туган тел (татар теле) һәм әдәбият фәннәрен укытучы югары квалификация категорияле мөгаллим, район, мәктәп авыл данын яклап, Ленин исемендәге мәдәният йорты сәхнәсеннән керәшен халык җырын башкарам!.. Бу кичерешләрнең ни дәрәҗәдә күңелемне тутыруын, мөгаен, шушы юлларны үзе узган кешеләр генә яхшы аңлый алыр...
Чарага килеп кергәч танышулар, остазлар ярдәмендә репетиция үткәрүләр, тәҗрибә уртаклашулар үзләре генә ни тора! Әлбәттә, бу бәйгедә мин иң югары бәяне, рәхмәт сүзләрен шушы оештыручыларга җиткерер идем. “Ничек оештырып бетерерләр икән шуның кадәр күп халыкны?” – дип уйлыйсың инде. Ә юк! Барысы да шуның кадәр дөрес, матур, эчтәлекле, югары дәрәҗәдә оештырылып бетерелә.
Репетициядән соң Гала-концерт башлана. Сәхнәдә чыгыш ясау, бүләкләүләр…
Мәктәп укытучылары, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырылган "Иҗат канатлары” бәйгесенең I дәрәҗә лауреатларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гречникова Наталья Вадимовна бүләкләде. Ул кереш сүзендә түбәндәге фикерләрне әйтте: “Хөрмәтле мөгаллимнәр, сезнең чыгышларыгызны залдан шундый зур горурлык белән карап утырдым. Сез – зур дәрәҗәдәге талант, үз һөнәрегезнең чын белгечләре. Фәкать шушындый укытучылар гына талантлы балаларны күрә, тәрбияли, үстерә ала. Мин үз кулымнан сезгә бүләк тапшыра алуыма чиксез шатмын!”
Минем исемемне атагач, ул:
- Кая әле минем җиңүче якташым. Сез мени ул?!” – дип, горурланып, җылы каршы алды.
- Сез Питрәчтән мени, кайсы авылдан?! - дип кызыксындым мин дә.
- Минем әти-әнием чыгышы белән Питрәчнең Аркатау авылыннан, - диде Наталья Вадимовна. Димәк, мин якташым алдында да Питрәч данын яклый алдым! Ул да минем өчен шатланды. Бу мизгелләр миңа тагын да горурлык өстәде. Фотога тошкәндә дә без янәшә басарга тырыштык шикелле...  
Әлбәттә, укучыларым да мин кичергән кичерешләрне кичерә алган булса, бик тә яхшы булган булыр иде. Ләкин бәйгедә иң-иңнәр җиңәргә тиеш икәнен һәркем аңлый. Ә нәни дусларымның киләчәге алда. Димәк, әле нык тырышасы бар.
“Без бергә!” Бәйгенең традицион гимны астында чараның йомгаклау этабы. Соңгы күмәк бию башкарыла... Бәйгегә әлеге исем бик дөрес бирелгән оештыручылар тарафыннан. Күпме халыкны берләштерә ул! Оештыручыларга чын йөрәктән иҗади уңышлар, матур, бәхетле тормыш телисе һәм, олы хезмәтләре өчен, кабат  рәхмәт әйтәсе килә. Бары шул.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса