“Без бу хәлгә бүтән тыныч кына карап тора алмадык”
Кайбер питрәчлеләрнең “яхшы ниятләре” тирә-юньдәгеләрдә зур канәгатьсезлек уятты. Туганнары һәм якыннарының каберләре турында кайгыртып, кешеләр Питрәчтәге иске зиратның эчке территориясен чистартканнар, тик чүп-чарны койма аша гына ташлаганнар. Зират яныннан үтә торган тротуар корыган агач ботаклары, кипкән үлән калдыклары, ритуаль веноклар белән тулган.
Зиратка керү юлында ук чүп контейнерлары урнаштырылган булуга карамастан, кешеләр чүп-чарны тротуарга гына ташлаган. Мондый чистартулардан соң җәяүлеләргә машиналар юлы читеннән йөрергә туры килә башлаган. Бу күренешне күреп ваемсыз булмаган кешеләр эшкә керешергә карар кыла.
Питрәчле Марина Демидович, санкцияләнмәгән чүплекне кичекмәстән чистартырга кирәк икәнлеге турында сүз кузгата. Һәм якын тирәдә-яшәүчеләр, администрация хезмәткәрләре белән берлектә өмәгә чыга.
- Мин алдагы көнне якындагы урамнарда яшәүче барлык кешеләргә хәбәр тараткан булсам да, өмәгә әле Энтузиастлар урамыннан гына килделәр. Безгә бүген оныкларыбыз да булыша. Алар өчен күбрәк борчылдык. Тротуардагы чүп-чар аркасында юл кырыеннан йөрергә мәҗбүр булдык, ә бу бит бик куркыныч – балаларга велосипедта йөрү дә, яшь әниләргә коляска белән йөрү дә кыен. Чүп-чарны койма артына ташлап, зират чистартучылар яхшы эш башкардык дип уйлый икән, бу алай түгел. Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк, - ди Марина Демидович.
Аның фикерен өмәдә катнашучылар да хуплый.
- Авыл кешеләре җирләнгән урын безнең өчен изге урын. Шуңа күрә без чакыруга җавап бирдек. Зиратка килүчеләрдән башка болай эшләмәүләрен сорыйбыз. Чөнки без пенсионерлар, көн саен алар артыннан җыештырып йөри алмыйбыз. Кешеләрдә намус булырга тиеш. Мондый хәл башка кабатланмас дип өметләнәбез, - диде алар бертавыштан.
“Мехуборка” ҖЧҖ хезмәткәрләре контейнерлардагы, шулай ук зират янындагы чүп-чарны чыгарып ташладылар. Хәзер биредә чисталык һәм тәртип.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа