Безнең белән калыгыз, безнең өчен сез барыгыз да кадерле
Агымдагы елның икенче яртыеллыгына вакытлы басмаларга язылу кампаниясе тәмамланды. Без даими укучыларыбызга безнең белән калулары өчен бик рәхмәтле. Шулай ук без беренче тапкыр район газетасына язылучыларга да бик шат. Димәк, без тагын кимендә ярты ел бергә булачакбыз.
Узган елгы әбүнә кампаниясе нәтиҗәләре буенча “БИЗНЕС Online” интернет басмасы кызыклы статистика төзегән, аңа карасаң, бездә республикада 1000 кешегә 332 данә басма матбугат туры килә икән, ягъни өч татарстанлыга бер газета. Бу һәр гаиләдә кимендә берәр газета яздырып яки сатып алалар дигән сүз. Беренче карашка бу яхшы күрсәткеч. Ләкин кызганыч, бу схема бездә эшләми. Бу яртыеллыкта “Вперед”-“Алга” район газетасының гомуми тиражы 1708 данә, ә районда 34 мең кеше яши. Димәк бездә 19 кешегә бер газета туры килә. Бәлки без укучыны җәлеп итә белмибездер. Мөгаен, бу шулайдыр да.
Чыннан да, без узган ел дөньядагы зур вакыйгаларны яктыртмадык: криптовалюталар турында да язмадык, Олимпиаданы да читләтеп үттек, зур гаугаларга тукталмадык, гайбәт сөйләмәдек. Бәлки шуңа да безнең газета кайберәүләргә кызыксыз тоеладыр. Аның каравы без район газетасында танылган йолдызлар турында түгел, ә гап-гади кешеләр турында яздык. Көн саен телевизордан күрсәтелә торган кешеләргә караганда, гап-гади укытучылар, табиблар, шоферлар, тракторчылар турында язу күпкә кызыклырак һәм алар моңа күпкә лаеграк дип саныйбыз без. Сугышны кичергән әбиләребез, бабайларыбыз яки район хакына тырышып эшләгән кешеләребезгә безнең һәм сезнең игътибар кирәгрәк. Район газетасының үз форматы. Без район халкы тормышы, аларның көнкүреше, хезмәтләре турында, сезнең якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез һәм күршеләрегез турында язабыз. Безнең төп игътибарыбыз башка массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылмый торган темаларга юнәлдерелгән. Безнең Питрәч районында нинди эшләр башкарылуы турындагы мәгълүматны бары тик җирле басмада гына табарга була. Район яшьләре белән элемтәдә тору өчен без газета сайтын киңәйтәбез, үзебезнең яхшы хәбәрләрне социаль челтәрләр аша таратабыз. Сез бездә булган вакыйгалар турында бик күп фотографияләр һәм видеоматериалларны pestrecy-rt.ru сайтыннан таба аласыз. Бик тиздән безнең район телевидениесе программаларын Татарстан 24 телеканалы аша карый алачаксыз. Шуңа күрә бездән аерылмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia