“Безне генә онытмасыннар иде!”
1945 нче җиңү елы ерагайганнан-ерагая бара. Ә аның белән бергә туган җиребезгә тынычлыкны кайтарган батырларыбыз исемнәре дә. Кайчандыр алар күршедә яшәгәннәр, җирле мәктәп һәм клубларга йөргәннәр, кырларда эшләгәннәр.
Ә аннары дошманга каршы сугышырга киткәннәр. Аларның күбесе кире әйләнеп кайтмаган, бер өлеше хәбәрсез югалган. Ләкин алар онытылмады. Аларны туганнары һәм битараф булмаган кешеләр хәтерли, эзли. Күптән түгел газетабыз битләрендә без язмышларын ачыклап булган берничә герой турында мәгълүмат бастырган идек. Бүген тагын берсе турында сөйләп узарбыз.
Башка питрәчлеләр кебек үк, минем дә сугышның беренче көне гомерлеккә хәтердә калды. Питрәчтә, Казан-Бөгелмә тимер юлы төзелешендә республиканың башка районнарыннан күп халык җыелды. Авылда җанлылык хөкем сөрде. "Политотделец" колхозында эшләүчеләр печән чабарга әзерләнделәр, мәктәпнең чыгарылыш укучылары имтихан бирделәр. Ләкин "сугыш" дигән куркыныч сүз районыбызның, илебезнең киләчәк планнарын юкка чыгарды. Фронтка минем якыннарым, күршеләрем, безнең мәктәпнең укытучылары һәм укучылары китте. Алар артыннан елый-елый аналары, хатыннары һәм балалары йөгерде. Шулай, сугышка Сергей Шулаев, Сергей Титов, Владимир Лещук, Сергей Саферов, Федор Батков һәм башка күп кенә кешеләр китте. Алар арасында Иван Куделькин да булды. Ә күпмедер вакыттан соң, аның әнисе үлү турында ике кәгазь ала (кызганыч, алар сакланмаган). Ләкин аның кайда һәм ничек үлүе, кайда күмелүе турында бернинди тулы мәгълүмат та юк. Моңа кадәр Иван хәбәрсез югалган булып саналган. Безнең районның Хәтер Китабында аның турында мәгълүмат бик аз: "Куделькин Иван Алексеевич, 1924 нче елда туган, Питрәч авылы, Питрәч хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнгән, кызыл армияче".
Музейда, мәктәпләрдә экскурсияләр үткәргәндә, һәйкәлләр янына килгәндә, мин тормыш итми калган, өйләренә әйләнеп кайтмаган кешеләрне искә алдым.
Куделькиннар гаиләсе зур иде. Якыннары башка шәһәрләргә китеп беткәннәр. 2016 елның җәендә мин Иванның апасын һәм Красноярск, Мәскәү, Уфа, Шумерлидан бертуганының өч улын очраттым. Миңа бу яхшы хәбәрне алар хәбәр итте дә инде: "Ә без Иванны таптык! Мәскәү астында. Обелискта үзе генә - "Куделькин Иван Алексеевич, 1924 нче елда туган, Питрәч авылы". Интернеттан таптык. Ул Мәскәүдә Перловск зиратында күмелгән".
Бу очрашудан соң мин мәгълүматларны киңәйтер өчен Перловка турында мәгълүмат эзли башладым. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына Михаил Черепановка мөрәҗәгать иттем. Һәм менә мондый хәбәр алдым: "Куделькин Иван Алексеевич. Татарстан Республикасы Питрәч авылында туган. Горьков өлкәсендә Вачск РВК тарафыннан мобилизацияләнгән. Мәскәү радиобелгечләре мәктәбе курсанты. 1943 елның 7 февралендә Семашко исемендәге үзәк клиник хастаханәдә яралану сәбәпле үлә. Мытищада Перловка авылы зиратында күмелгән, хәзерге вакытта Мәскәү территориясе". РФ Оборона министрлыгының үзәк архивы мәгълүматлары, 18001 тасвирлама, 787 эш.
Менә тагын бер егетнең язмышы да ачыкланды. Хәтта берничә кыска җөмлә дә күп нәрсә сөйли ала бит. Күпләр кебек үк, унтугыз яшьлек питрәчле Иван Куделькин герой булып үлә. Һәм хәзер ул югалган булып исәпләнмәячәк. Ә без онытмасыннар өчен аның турында сөйләрбез. Беркем дә онытылырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа