Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Безне онытмаулары күңелне күтәрә"

Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 25 ел вакыт узып киткән. Әлеге вакыйга 10 елга сузылган канкойгыч Әфган сугышының тәмамлануы иде.

Чирек гасыр вакыт узса да, сугыш турында күңелсез хатирәләр әле дә хәтердә саклана. Меңнәрчә Совет солдаты үз тормышларын куркыныч астына куеп, батырларча сугышалар. Әлеге курку белмәс кешеләрне мактау пьедесталына күтәрергә кирәк. Безнең районда да Әфганстан җирендә интернациональ бурычларын үтәгән ветеран-сугышчыларны бүләкләделәр.
Бүләкләү тантанасы Питрәчтә үтте. Батыр сугышчыларны юбилей медальләре белән Питрәч муниципаль район башлыгы Эдуард Дияров бүләкләде. Аларга рәхмәт сүзләре җиткереп:
- Яшь буын җимергеч сугышларга түгел, ә дәүләтебезнең алга таба үсешенә җәлеп ителер дип өметләнәбез, - диде ул.
Бу көнне 75 ветеранга "Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре тәмамлануының 25 еллыгы истәлегенә" юбилей медальләре тапшырылды. Авыр сынаулар да аларны сындырмаган. Сугышчылар үзләрен горур тотып, лаеклы бүләкләрен кабул итте. Алар белән горурланмый, аларга сокланмый мөмкин түгел.
Питрәч районы хәрби комиссары, подполковник Владимир Гузич әфганчыларны сүзне хәрбиләрчә кыска тотып котлады.
- Сугышлар гына булмасын, - дип теләде Владимир Михайлович.
Үсеп килүче яшьләр дә сугышчыларга олы хөрмәт күрсәтте: Надеждино мәктәбе укучылары залдагыларга күңелләргә үтеп керерлек сугышчан җыр бүләк итте. Владимир Михайлович, үз чиратында, яшь коллективка грамоталар тапшырды.
Юбилей медальләре белән бүләкләнүчеләр арасында хатын-кыз - Гөлмирә Бахарева да бар иде. Гөлмирә Илгиз кызы 23 яшьлек чагында сугышның иң кайнар ноктасына эләгә. Ул 2 ел Кабул госпиталендә медсестра булып хезмәт итә.
- Ул чакларны онытып буламы соң, 25 ел вакыт узса да, сугыш хатирәләре күңелдән китми, - ди.
- Безнең күрмәгән калмады, барысын да татыдык: авыр җәрәхәтләрне дә, иптәшләребез үлемен дә, - ди ир-ат сугышчылар.
Алар аз сүзле, сугыш дәшмәскә өйрәтә. Әфганчылар советы рәисе Николай Болонкин барлык ветераннар исеменнән район хакимиятенә рәхмәт белдерде. Ир-атлар чара тәмамланганнан соң да таралышмады: алар киләсе елга Җиңү көнендә булачак юбилей маршы турында сүз алып барды.
...Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Сез күпме авырлыклар кичердегез, барысына да түздегез. Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X