Бүген, 21 апрельдә, илдә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә
Бәйрәм уңаеннан Без Татар Казысы авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин белән әңгәмә кордык.
Ул шушы авылда туып-үскән.
Фаяз Кәримуллин 1971 елда Сания һәм Габдулла Кәримуллиннар гаиләсендә дүртенче бала булып туган, алар гаиләдә биш бала үсәләр. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтына механика факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң туган авылына әйләнеп кайта. Җирле машина-трактор паркына механик булып урнаша. Бераз соңрак армиядә хезмәт итеп, туган хуҗалыгына кайта. Аны кире баш инженер буларак эшкә алалар.
Бу 1995 ел иде. Ике елдан соң ук «Татарстан» колхозы рәисе булдым. Өч елга якын эшләдем. Колхозны үзгәртеп корганнан соң мин элеккеге эшемә - баш инженер вазыйфасына әйләнеп кайттым, - дип искә ала Фаяз Габдулла улы.
Ул 1995 елда гаилә кора, авылдашы Мәрьямгә өйләнә. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер олы кызлары Дилә Казанда эшли, уртанчы уллары Талип – студент. Иң кече балалары, унбер яшьлек Рияз мәктәптә укый.
Җирлек башлыгы итеп Фаяз Кәримуллинны 2008 елда билгелиләр. Шул вакыттан бирле ул 13 ел дәвамында туган авылына намус белән хезмәт итә.
Әлеге җирлек составына 2 торак пункт –Татар Казысы һәм Рус Казысы керә. 160 хуҗалык бар, аларда 448 кеше яши. Урта мәктәптә 39 бала белем ала.
Безнең халык үз авылы язмышына битараф түгел, барысына да аңлап карый, активлык күрсәтә. Җирле халык беренче көннән бирле үзара салым республика программасыннан файдалана. 2015 елда авыл үзәгендә күпер төзелде. Җирлекнең барлык 8 урамында 64 яктырткыч урнаштырылды. 2017 елда зур эш башкардык - барлык урамнарга да юллар салынды. Аларның гомуми озынлыгы 3160 метр тәшкил итә. Аннан соңгы елларда 4 тонна су сыйдырышлы янгын машинасы сатып алдык, аның өчен гараж төзедек. Моннан тыш, су башнясы да төзелде. Социаль-көнкүреш объектларын ремонтлау, буяу, коймалап алу белән шөгыльләндек. Быел үзара салым программасында 348 кеше катнашты. Беркем дә читтә калмады. 174 мең сум акча җыйдык. Акчаларны гомуми файдаланудагы җирле территорияне төзекләндерүгә юнәлтәчәкбез, - диде Фаяз Кәримуллин.
Җирлек территориясендә зур «Макс-Ойл» хуҗалыгы урнашкан, анда күп кенә җирле халык эшли. 78 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 753 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 253е савым сыеры. Азат Шәйхетдиновның 10 сыеры, Альберт Мәрдановның – 8, Фирдания Шәйхетдинованың 7 сыеры бар. Алар - иң зур шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары.
Без дә гаиләбез белән терлекчелек белән шөгыльләнәбез. Безнең 4 сыерыбыз бар, - ди Фаяз Габдулла улы. - Мин туган җиремне һәм үз эшемне яратам, шуңа күрә авыл иминлеге өчен кулдан килгәннең барысын да эшлим, - дип сүзен йомгаклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа