Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Питрәч мөселманнары Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

Ул гарәпчәдән дә сүзгә-сүз “корбан бәйрәме” дип тәрҗемә ителә.

Бүген мөселманнарның олы бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.

Шуңа күрә бу көнне мөселманнар корбан чала. Корбанлык хайван, нигездә, сарыклар. Дин аны кәҗә, сыер, үгез, дөя белән алыштыруны тыймый. Көн иртәнге намаздан башлана. Районның егерме ике мәчетендә дә коллектив гаетнамазлар 3 сәгать 45 минутка билгеләнгән. Ә аңа кадәр ярты сәгать дәвамында вәгазь укылачак. 4 сәгать 30 минутта халык корбан чала башлый.

Корбанлык хайванын мөмкин кадәр иртәрәк чалырга кирәк. Моны кояш чыгуга ук эшләргә кирәк, -дип киңәш итә район имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров. Быел сугым мәйданчыклары Питрәч, Иске Шигали, Гильдеево авылларында оештырыла. - Теләгән кешеләр безгә билгеләнгән вакытка килә, үзләре теләгән бәрәнне сайлап ала алачаклар. Сугым исламның барлык кануннары буенча үтә, кемгә атап чалына, шул кеше бу мөһим моментта катнашырга тиеш. Әлеге итне эшкәртеп һәм бүлеп бетергәнче, кунаклар пылаудан авыз итә ала. Инде 30 минуттан без корбан итен тапшырабыз. Мөселман кешесенә аны 3 өлешкә бүләргә туры килә: берсе – үзенә калдырырга, икенчесе - туганнарына өләшергә, өченчесе - аз керемлеләргә, - дип сөйләде Гильдеево мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Фәрзиев.

Бәрәнне өйдә чалучыларга ул догалар укырга, чалынган хайванның кемгә аталуын (исемен) әйтергә һәм, гомумән, йолага чын күңелдән ышанып, хөрмәт белән карарга куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса