Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Питрәч янгын сүндерүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Янгын сагы көне уңаеннан без Питрәчтә урнашкан 126 нчы янгын часте хезмәткәрләре белән аралаштык.

«20 ел хезмәт итү дәверендә күп нәрсә хәтердә калды»

Янгын хезмәте ветераны Виктор Егоров 10 ел инде лаеклы ялда, әмма беркайчан да ярдәмнән баш тартмый. Хезмәттәшләре аны янгын техникасын яхшы белүче оста буларак беләләр. Пенсионер хәзер дә эшсез тормый. Үз хуҗалыгы белән шөгыльләнә, техника ремонтлый, балык тотарга ярата.

Янгын частенә эшкә урнашкач, мине башта диспетчер итеп куйдылар, - дип сөйли ветеран. - Шул ук төндә районда зур янгын булды. Кичекмәстән шалтыратырга, бу хәл турында хәбәр итәргә кирәк иде. Мин башта югалып калдым, шулай да тиз арада үземне кулга алдым һәм миннән нәрсә таләп ителсә шуны эшләдем. Соңрак пенсиягә кадәр янгын сүндерү машинасы шоферы булып эшләдем. Беренче машинам ГАЗ-53 иде, ә аннары заманча техника - ЗиЛлар һәм КамАЗлар китте.

Әлбәттә, 20 ел хезмәт итү дәверендә күп нәрсә хәтердә калды. Зеленая урамында барак янган вакытны хәтерлим. Газ баллоннары шартлау куркынычы туды. Безнең янгынга каршы көрәшүчеләрнең оста эш итүләре  нәтиҗәсендә  моны булдырмый калуга ирештек.


«Безнең өчен һәр минут кадерле»

Илфат Галиәхмәтов башта туган авылы Чытыда, аннан төзелеш өлкәсендә шофер һәм механизатор булып эшләгән. 1998 елда Питрәч авылының янгын бүлегенә янгын сүндерү машинасы шоферы булып урнаша.

Элек авыл хуҗалыгында эшләдем, ә хәзер кешеләрнең тормышын һәм мөлкәтен саклап калуда катнашам. Коллективыбыз яхшы, бердәм. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер торабыз, безнең эштә башкача мөмкин дә түгел, - дип билгеләп үтте ул. – Чакыруга 8 тонна су белән бер янгын машинасында 5 кеше бара. Безнең төп бурыч - тиз һәм тоткарлыксыз урынга килү. Безнең өчен һәр минут кадерле, чөнки кешеләрнең тормышы һәм аларның мөлкәте моңа бәйле.


«Күп очракта өлкән хезмәттәшләр булыша»

Айрат Габдуллин янгын сагында яңа кеше, әле бер ел гына эшли. Элек Казанда яшәгән, физкультура укытучысы булган.

Армиядә хезмәт иттем һәм мәктәпкә эшкә урнаштым, - дип сөйли Айрат. - Аннары «Царево» торак комплексына күчтем һәм якыннанрак эш табарга булдым. Янгын хезмәтенә физик яктан да, мораль яктан да әзер идем. Спорт белән актив шөгыльләнәм, хоккей уйныйм. Мораль яктан өлкән иптәшләрем булыша, алар минем өчен үрнәк булып торалар һәм киңәшләрен бирәләр. Хатыным Эльза да һәрчак ярдәм итә. Без Самина һәм Айша исемле ике кыз үстерәбез. Буш вакытымны алар белән үткәрәм. Шулай ук ялда дустым Салават белән бергә бытбылдык үрчетәбез.


Безнең районда янгын частенә 1930 елда нигез салына. Беренче җитәкчесе Василий Логинов була. Хәзерге вакытта 126 нчы янгын сүндерү частендә 49 кеше шәхси составта эшли. Алар карамагында 3 берәмлек техника бар. Шулай ук янгын сүндерү-коткару бүлекләре Питрәч урман хуҗалыгында, Шәле, Ленино-Кокушкино, Татар Казысы һәм башка торак пунктларда урнашкан. 2020 елда «Царево» торак комплексы территориясендә янгын часте ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса