Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Питрәчкә килдем, икенче көнне газетага язылдым

Район газетасын ел дәвамында алдыручы читтән кайткан Галина Семендерова редакциянең "Бүләк уйнату" чарасында менә шундый үтемле, йөрәкләребезгә май булып ятучы сүзләрне әйтте.

"Батыр" мәдәни-спорт комплексының иркен, зиннәтле залына шактый күп кеше җыелган иде бу көнне. Әбүнәчеләребездән барлыгы 360 квитанция уйнатылуын әйтергә кирәк.
Тамаша залында дәртле музыка яңгырый, төрле төстәге шарлар кәефне күтәреп тора. Һәм, иң мөһиме, күпсанлы бүләкләр тезеп куелган. Бу затлы бүләкләрне кемнең генә аласы килмәс!
Җиденче тапкыр узучы чарада, иң элек, редакторыбыз Николай Александровка сүз бирелде. Ул җирле матбугаттагы бүгенге көн яңалыклары, таләпләре турында кыскача сөйләгәннән соң әбүнәчеләргә, килгәнннәргә бәхетле бүләк иясе булуларын теләде.
Шулай итеп, призлар уйнату башланды. Аларны отучылар исем-фамилиясен китереп үтәм. Болар: Валентина Гайфуллина, Тәгъзимә Зәйнетдинова, Светлана Зыятдинова, Елена Малова, Фәния Гомәрова, Мария Муллина, Анна Киселева, Сергей Павлов, Нина Крайнова, Минзифа Зиннәтова, Харис Сәләхов, Галина Фәизова, Тәнзилә Зәйнуллина, Анна Демидович, Ләйсән Яковлева, Вера Владимирова һәм төп бүләк иясе - Валентина Мингалиева.
Бу бәхетле бүләк отканнарның күбесе залда юк иде. Шуңа күрә аларның өйләренә чылтыраттык. Шул ук көнне төштән соң алар килә дә башлады.
Төп бүләк откан Валентина Ивановна зур бүләк отуына сөенечен белдереп:
- Мин тумышым белән Янсуардан. Бүген Колайда яшим. Мәдәният йортында кышын котельный операторы, җәен каравылчы булып эшлим. Район газетын әниләрем гомер буе алдырды. Без дә яратып укыйбыз. Ә бүләк уйнатуда беренче тапкыр катнашуым. Бу турыда миңа почта мөдире Надежда Павлова әйтте, - диде.
ДVД-плеер да Колайга китте. Аны Тәнзилә апа Зәйнуллина отты. Бу кешенең язмышы бик кызыклы булып чыкты. Колайда туып-үскән кыз яшь чагында Чаллы каласын төзергә китә. Измә-бетон ясау заводында эшли. Шунда КамАЗның беренче чиратын эшләтә башлауда зур өлеш керткәне өчен "Трудовое отличие" медале белән бүләкләнә. Колайга кайтып яши башлагач та сынатмый. Сыер савучылар арасында район күләмендә 2 нче урыннарда бара.
- Район газетасын кечкенә чагымнан ук укыйм. Моңарчы "Бүләк уйнату"да катнашканым булмады. Бәхетемә, зур бүләк насыйп булды. Рәхмәт! - диде ул бик канәгать калып.
Бүләкнең кәттәсе - мантый кәстрүле дә шушы авыл кешесенә чыкты. Электр чәйнеге дә шунда китте. Әйтергә кирәк, колайлылар безгә берьюлы 57 квитанция тапшырган иде. Шуңа да бүләкләр аларга насыйп булды.
Чарада тамашачылар арасында да бүләк уйнатылды. Аларга редакциягә, җирле газетага, Универсиадага бәйле кызыклы сораулар бирелде.
Шулай итеп Питрәч, Шәле, Күн, Кибәч, Колай, Рус Казысы авылларының бәхетлеләре бүләкләрен алды, ә без аларга карап сөендек. Әлеге чараны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
ТӨП БҮЛӘК ИЯСЕ - МИНГАЛИЕВА ВАЛЕНТИНА. Илшат Гайсаров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса