Бүген питрәчлеләр Рождество бәйрәмен билгеләп үтә
Рождество - Алланың христиан динен тотучылар өчен җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос туган көн.
Бу бәйрәм чиркәү тарафыннан IV гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана.
Уразаны тәмамлап, керәшеннәр, православие динен тотучылар изге Раштуа бәйрәмен каршылый.
Православие динендәгеләр 6 гыйнвар көнне төнлә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп - гыйбадәт кылып, исәннәр һәм бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр яндырып, җазык - гөнаһларны кичерүне сорап бу бәйрәмне каршы алалар.
Рождество көнне һәр православие христианына чиркәүгә бару мәҗбүри. Бу көнне йортларда кабызган шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, дип ышаналар.
Рождество бәйрәме туганнар, якыннар белән мул табыннар артында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia