Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген район планеркасында нинди мәсьәләләр каралган?

Район башлыгы Илһам Кашапов түбәндәге моментларга игътибар итте:

? Вакцинация. Бүгенге көндә районда аз санда прививка ясаткан зур хезмәт коллективлары бар. Илһам Кашапов оешмалар мониторингын җентекләбрәк башкарырга кушты. Вакцинация һәм вакцина турында рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышанырга чакырды.

? Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре. Район башлыгы июнь аенда узачак чаралар турында искә төшерде, алар барышында районга кунаклар киләчәк. Барлык оешмалар белән үзләренең беркетелгән территорияләрен җыештыру мәсьәләсен үтәргә кушты.

? Авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү мәсьәләләрен контрольдә тотарга. Бу атнада әлеге мәсьәлә буенча берничә очрашу һәм эшлекле сәфәрләр планлаштырылган.

? Балалар сәламәтләндерү кампаниясе. Илһам Кашапов барлык җаваплы хезмәтләргә җәйге каникуллар вакытында "Акчарлак" лагерен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

?  ? Рус теле көне. Чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрү йөкләмәсе бирелде.

? "Безнең ишегалды" программасы. Программа кысаларында Пановка авылында эшләр бара, шулай ук Шигали авыл җирлегендә эшләр башланган. Район башлыгы 2020 елгы ишегаллары буенча барлык эшләрне дә төгәлләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса