Бүген шоферлар көне билгеләп үтелә
Питрәчлеләр еш кына тормышларын әлеге һөнәр белән бәйли
Юлларда ел саен автомобильләр саны арта гына бара, һәм әлбәттә инде, шоферларга да ихтыяҗ зур. Алардан башка күп кенә предприятиеләр эшчәнлекләрен күз алдына да китерә алмый.
Ленар Шакиров: «Булачак шоферларны әзерлим»
Ленар үз һөнәрен очраклы гына сайламаган. Аның бабасы Минневәли, аннары әтисе Айрат кайчандыр шофер булган. Алар ярдәмендә ул бик иртә машина йөртү күнекмәләре алган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортын тәмамлый, инженер белгечлеге ала. Берникадәр вакыт белгечлеге буенча эшли, ә 2010 елда Питрәч ДОСААФына машина йөртү буенча инструктор булып эшкә урнаша.
Әлеге оешма районда узган гасырның 50 нче елларыннан бирле эшли. ДОСААФ яшь буынны патриотик тәрбияләү, армия һәм авыл хуҗалыгы өчен машина йөртүчеләр әзерләү белән шөгыльләнә. Биредә шулай ук барлык машина йөртергә теләүчеләрне укыталар. Ел саен йөздән артык кеше машина йөртү таныклыгы ала.
Көн саен безнең белән махсус җиһазландырылган Лада Гранта машинасында 8әр курсант йөри. Беренче көннәрдә аларны автомобиль җайланмалары, приборлары белән таныштырабыз. Аннары урыннан кузгалып китәргә, тормозга басарга өйрәтәбез. Аннан соң гына трассага чыгабыз. Безнең маршрут Питрәч, Ленино-Кокушкино һәм Керәшен Сәрдәсе авыллары аша уза, - диде инструктор.
Шулай ук хезмәттәшләре кебек үк, ул да автодромда машина йөртү буенча күнегүләр үткәрә. Дәресләр нинди һава торышы булуга карамастан, расписание буенча алып барыла. Төп игътибар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә, юл билгеләренә, шоферның уяулыгына бирелә. Уку вакыты 4 ай.
Минем төп бурычым – кешене оста һәм дөрес итеп машина йөртергә өйрәтү. Моннан тыш, без машиналарның һәрвакыт төзек, чиста булуын кайгыртабыз, - дип билгеләп үтте Ленар.
Ул буш вакытын гаиләсенә багышлый. Тормыш иптәше Лилия җәмәгать туклану өлкәсендә эшли, уллары Камил бишенче сыйныфта укый, кызлары Зиләгә 6 яшь.
Алик Мортазин: «Кайвакыт көнгә кыр буйлап 400 километр ара узам»
Яшь булуына карамастан, Алик районда алдынгы шоферларның берсе. Ул ул КамАЗ шоферы булып эшләгән әтисе Харис Хөрмәтулла улы юлыннан киткән.
Күп кенә малайлар кнбек аны да машина йөртергә әтисе өйрәткән. Алик мәктәпне тәмамлаганнан соң 93 нче һөнәри лицейга укырга керә, аны кызыл диплом белән тәмамлый, эретеп ябыштыручы, шофер, механизатор белгечлеге ала.
Башта эретеп ябыштыручы, Марат Галләмовта комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 2006 елда аның белән Краснодар краена урып-җыю эшләренә барганымны яхшы хәтерлим. Аннары урак өстендә үзем комбайн штурвалы артына утырдым, шул вакыттан 10 ел вакыт узган, - дип искә ала Алик.
Комбайнчы булып эшләгән вакытта еш кына призлы урыннар алган, ә хәзер алдынгы шофер. Беренче класслы машина йөртү хокукын алгач, бу эшне гомерлек эшем итеп сайладым.
Мин хәзер авыр сезоннан соң ял итәм, - дип сүзен дәвам итте Алик. - Кышын минераль ашламалар ташыйбыз, калган вакытта басуларда эшлибез. Ә безнең «Ак Барс Питрәч» хуҗалыгындагы басулар ерак, кайберләре 30 километрга сузылган. Быел ашлык ташуда Валерий Иванов бригадасында эшләдем. Коры сезон булуга карамастан, көнгә 450-500 тонна ашлык ташыдык. Язын орлык, аннан яшел масса, печән, ашлык ташыдык. Көзен тагын силос, ә алда көзге культуралар чәчү кампаниясе көтә иде. Ялдан соң үз КамАЗларыбызны ремонтлау, яңа сезонга әзерлек белән шөгыльләнәчәкбез, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Элек ул спорт, милли көрәш, җиңел атлетика, чаңгы спорты белән шөгыльләнгән. Еш кына район чемпионы булган һәм призлы урыннар яулаган. Спортчы, алдынгы механизатор һәм машина йөртүче буларак газетада үзе турында язылган язмаларны, фотографияләрне саклый.
Хатыны Диана белән алар өч бала үстерәләр. Уллары Денис 5 сыйныфта укый, кызлары Аделина 3 сыйныфта, кече кызлары Даринага 7 ай. Гаилә башлыгы буш вакытларын гаиләсе, балалары белән уздырырга ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа